Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры МЕГАда бәйрәм алды концерты бирә

2011 елның 29 ноябре, сишәмбе
Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры кышның беренче көнендә Казан сәүдә үзәкләренең берсендә зур концерт бирә.
1 декабрьдә 18:00 сәгатьтә яңа ел вальсы көенә бәйрәм утлары кабызылачак. Штраус, Чайковский вальслары, Брамс, Дунаевский, Тимербулатов музыкасы, шулай ук халык яраткан кинофильмнардан көйләр яңгыраячак – кышны һәм киләчәк бәйрәмнәрне каршылау өчен шуннан да яхшы тантана булуы да мөмкин түгел.
Сладковский коллективының концерт залыннан читтә беренче тапкыр гына концерт бирүе түгел. Бу оркестр музыкантлары быел “КАМАЗ”ның производство цехларында һәм Горький исемендәге суднолар төзү заводында, “Татар–информ” мәгълүмат агентлыгының ньюс–румында концертлар бирделәр. Оркестрның сәүдә үзәкләренең берсендәге Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган соңгы чыгышына берничә мең кеше җыелды. Ә “Казан көзе” дип аталган ачык һавадагы опера фестивале кысаларында уздырылган концерт агымдагы елның иң күренекле мәдәни вакыйгаларыннан булды.
Әгәр ТР ДСОның “халыкка” беренче чыгуы оркестр белән таныштыру, тамашачы мәхәббәтен казану максатын күздә тотса, хәзер исә бу – иң яраткан бәйрәм алдыннан казанлыларга һәм башкала кунакларына кадерле бүләк.
1 декабрьдә концертка керү ирекле.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International