Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы хезмәткәрләре Солтанова Руфия Рәис кызын аңа “Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исем бирелү уңаеннан тәбрик итәләр

2011 елның 29 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Россия Фәннәр академиясе учреждениесе РФА Казан фәнни үзәгенең Үзәк фәнни китапханәсе мөдире Лучкина Светлана Александровнага «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
***
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән «Татмедиа» ачык акционер җәмгыятенең «Кайбыч таңнары» газетасы редакциясе» директоры – баш мөхәррире Нигъмәтҗанова Фәридә Кәрим кызына «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Кайбыч муниципаль районының «Гөбенә агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тракторчысы Чартинов Александр Егоровичка «Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем бирелде.
.
***
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән “Кызыл Шәрык Агро” ачык акционер җәмгыяте ветеринария табибы урынбасары Мостафин Фәрит Фидаи улына “Татарстан Республикасының Атказанган ветеринария табибы” дигән мактаулы исем бирелде.
***
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Галәвов Әсфән Галләм улына «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде.
***
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән «Татарстан Республикасы Адвокатлар коллегиясе» дәүләтнеке булмаган коммерциячел булмаган оешма адвокаты, Татарстан Республикасы Адвокатлар коллегиясенең Казан шәһәре үзәк филиалы мөдире Габдрахманова Лилия
Альберт кызына «Татарстан Республикасының Атказанган юристы» дигән мактаулы исем бирелде.
***
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары Хәйруллов Айрат Сәйфулла улына «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде.
***
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Планлаштыру һәм финанслау идарәсе башлыгы Солтанова Руфия Рәис кызына «Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исем бирелде.

***
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән «Чистай авыл хуҗалыгы техникумы» дәүләт автоном урта һөнәри белем бирү мәгариф уреждениесенең «Тармак икътисады» фәне укытучысы Иванова Елена Ивановнага «Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.
***
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән «Дәүләт химия продуктлары фәнни-тикшеренү институты» федераль казна предприятиесе хезмәткәрләре: лаборатория башлыгы Аладжева Галина Леонидовна, лаборатория башлыгы Коробкова Екатерина Фёдоровна Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International