Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Казанда Н.Лобачевский исемендәге Халыкара шигъриять фестивале узачак
2011 елның 21 ноябре, дүшәмбе
2011 елның 2-4 декабрендә Казанда Н.Лобачевский исемендәге Халыкара шигъриять фестивале узачак.
Фестиваль программасында күренекле шагыйрьләр Евгений Рейн (Мәскәү), Равил Бохараев (Лондон), Лидия Григорьева (Лондон), Владимир Берязев (Новосибирск), Елена Исаева (Мәскәү), Елена Иванова-Верховская (Мәскәү), Вадим Месяц (Мәскәү-Нью-Йорк), Александр Кабанов (Киев), Евгений Чигрин (Мәскәү), Алексей Остудин (Казан), Андрей Коровин (Мәскәү) һәм башкалар белән иҗади очрашулар каралган.
«Влияние неевклидовой геометрии на художественное сознание» (“Геометриянең сәнгатьчә фикерләүгә йогынтысы”) дигән фәнни-гамәли конференциядә күренекле математиклар, философлар, дин әһелләре, шагыйрь, музыкант, тел белгечләре чыгыш ясый.
Россия язучылар союзының 20 еллыгына һәм «Дружба народов» журналының 70 еллыгына багышланган кичәдә күренекле шагыйрь, прозаик, РЯС рәисе Светлана Василенко РЯС әгъзалары булган шагыйрьләр иҗатын тәкъдим итәчәк, шулай ук үзенең яңа чәчмә әсәрләре белән таныштырачак.
Калын әдәби журналлар һәм аларның авторлары белән күренекле шагыйрьләр Владимир Берязев ( «Сибирские огни» журналы баш мөхәррире), Евгений Степанов ( «Дети РА», «Зинзивер» һ.б. журналлар баш мөхәррире), Александр Кабанов («ШО» журналы баш мөхәррире), прозаик Фәрит Нәгыйм («Дружба народов» журналы баш мөхәрриренең урынбасары) таныштыра.
Россиядәге һәм БДБ илләрендәге фестиваль хәрәкәте турында күренекле шагыйрь, Халыкара Волошин премиясе һәм халыкара фәнни-иҗади «Волошинский сентябрь» һәм кайбер башка фестивальләр координаторы Андрей Коровин сөйли.
Мәскәү шагыйрьләре исеменнән Ганна Шевченко, Александр Герасимов, Наталия Елизарова чыгыш ясый. Шигырь бәйрәмендә Иркутск шагыйрьләре Андрей Сизых һәм Светлана Михеева катнаша. Казан шагыйрьләре Анна Русс, Нури Бурнаш, Алёна Кәримова, Тимур Алдошин, Лилия Газизова һ.б. үз шигырьләрен укый.
Фестивальдә катнашучыларны Фәрит Гобәев белән Ленар Гыйльметдиновның «Казанские силуэты» (“Казан силуэтлары”) дигән фотосурәтләр күргәзмәсе, Казан университеты музее һәм В. Аксёнов музее, Казан Кремле буйлап сәяхәт көтә.
Фестиваль «Канәфер» иҗади башлангычларга ярдәм фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан федераль университетының Н. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе, В. Аксёновның музей-йорты булышлыгы белән уздырыла.
Барлык чараларга керү ирекле.
Проект авторы һәм фестиваль координаторы Лилия Газизова
ligazizova@mail.ru, т. +7 960 047 16 12
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Екатеринбургта «Культуралика — 2026» Бөтенроссия лабораториясендә Татарстан тәҗрибәсе тәкъдим ителде
Шушы көннәрдә Екатеринбургта «Культуралика — 2026» Бөтенроссия мәдәни проектлар лабораториясе узды. Киң күләмле чара мәдәният өлкәсе белгечләрен тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләр булдыру һәм эшнең актуаль форматларын эзләү өчен берләштерде. 50 шәһәрдән меңнән артык катнашучы мәдәниятнең файдалану өчен ачык булуы мәсьәләләрен фикер алыштылар.
Арчада «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды
Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды.
Миллион сумны ничек алырга һәм 2026 елда земство мәдәният хезмәткәре булырга?
«Гаилә» милли проектының максатлары һәм бурычларына туры китереп, узган елдан Россия Федерациясендә «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы гамәлгә ашырыла. Авыл җирлекләренә, эшче поселокларга, ПГТ яки 50 мең кешегә кадәр булган шәһәрләргә күчеп килгән мәдәният хезмәткәрләренә 1 миллион сум түләнә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында финанс белем турында яңа бүлек урнаштырылды
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Финанс белем» дигән яңа тематик досье урнаштырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз