Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Казан консерваториясендә Бөекбритания органчылары катнашында матбугат конференциясе узачак
2011 елның 22 ноябре, сишәмбе
24 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә Н. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе конференцияләр залында (зур Кызыл урам, 38, 3 кат, 315) Англия королевасы Елизаветы II органчылары Джеймс Парсонс һәм Джеймс МакВинни катнашында матбугат конференциясе узачак.
Матбугат конференциясендә катнашалар:
- Джеймс Парсонс – органчы;
- Джеймс МакВинни, - органчы;
- Татьяна Уайт - импресарио һәм Британиянең «Oxford Talent Management» компаниясе директоры;
- Абдуллин Рубин Кабир улы - консерватория ректоры, РФ Халык артисты, профессор;
- Лабзина Лада Владимировна - органчы, консерватория доценты, Татарстан Республикасының Атказанган артисты, консерваториянең орган һәм клавесин кафедрасы әгъзасы;
- Бурундуковская Елена Викторовна – клавесинда уйнаучы, консерватория доценты, сәнгать белеме докторы, консерваториянең орган һәм клавесин кафедрасы әгъзасы.
23 ноябрьдә Англия королевасы Елизаветы II органчылары Джеймс Парсонс һәм Джеймс МакВинни С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында концерт бирәчәк.
Королева органчылары бөек Иоганн Себастьян Бах, француз композиторы Николя де Гриньи (1672 – 1703), романтик юнәлештә иҗат иткән инглиз композиторы Эдуард Элгар (1857 – 1934), Марсель Дюпре (1886 – 1971), француз органчысы һәм композиторы Жан Арист Ален (1911 – 1940), Шотландиянең классик музыка жанрында эшләүче хәзерге заман композиторы һәм дирижеры Джеймс Макмиллан (1959 елда туган) һәм башкаларның әсәрләрен башкарачаклар.
Джеймс Парсонс концерт органчысы буларак халыкара чыгышлары һәм студия язмалары аша бөтен дөньяда мәшһүр. Ул солист буларак чыгыш ясаган концертлар күп кенә илләрдә тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан җылы кабул ителә. Музыкантның «Органное великолепие и величие» (“Органның гүзәллеге һәм бөеклеге”) компакт-дискы аның популярлыгын шулай ук арттырды. Әлеге дискларның меңнән артык нөсхәсе бөтен Европада һәм Япониядә таралды. Джеймс Парсонс Королева орган колледжында эшли.
Джеймс MакВинни - Вестминстер аббатлыгы органчысы. Бу вазыйфаны ул музыкаль эшчәнлек һәм укытучылык эшчәнлеге белән бергә алып бара. Музыка өдкәсендәге карьерасын ул Лондондагы Изге Павел Кафедраль соборында башлый, биредә вакытлыча органчы вазыйфаларын башкара, бер үк вакытта Холборндагы Изге Андрей чиркәвендә музыка директоры булып эшли. Кембриджның Клэр-Колледж хоры белән Джеймс Бөекбританиядә, Европада, АКШта һәм Ерак Көнчыгышта гастрольләрдә була. Ул шулай ук мәшһүр хор коллективларында концертмейстер булып эшли, радиода һәм телевидениедә чыгыш ясый. 2006 елның октябрендә «Naxos» студиясе өчен ул беренче тапкыр С.С. Уэсли орган музыкасын яздыра ( диск” «На органе Уиллиса» (“Уиллис органында”) дип атала).
Казандагы концерт С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ да 18.30 сәгатьтә башлана, Концерт "Английское искусство добра и мира" (“Англиянең шәфкать һәм тынычлык сәнгате”) проекты кысаларында РФ Мәдәният министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан дәүләт консерваториясе ярдәме белән уздырыла.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Екатеринбургта «Культуралика — 2026» Бөтенроссия лабораториясендә Татарстан тәҗрибәсе тәкъдим ителде
Шушы көннәрдә Екатеринбургта «Культуралика — 2026» Бөтенроссия мәдәни проектлар лабораториясе узды. Киң күләмле чара мәдәният өлкәсе белгечләрен тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләр булдыру һәм эшнең актуаль форматларын эзләү өчен берләштерде. 50 шәһәрдән меңнән артык катнашучы мәдәниятнең файдалану өчен ачык булуы мәсьәләләрен фикер алыштылар.
Арчада «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды
Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды.
Миллион сумны ничек алырга һәм 2026 елда земство мәдәният хезмәткәре булырга?
«Гаилә» милли проектының максатлары һәм бурычларына туры китереп, узган елдан Россия Федерациясендә «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы гамәлгә ашырыла. Авыл җирлекләренә, эшче поселокларга, ПГТ яки 50 мең кешегә кадәр булган шәһәрләргә күчеп килгән мәдәният хезмәткәрләренә 1 миллион сум түләнә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында финанс белем турында яңа бүлек урнаштырылды
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Финанс белем» дигән яңа тематик досье урнаштырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз