Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Татарстан Республикасы сәнгать осталары Владивостокта чыгыш ясый
2011 елның 21 ноябре, дүшәмбе
Программа рус, татар һәм чит ил композиторларының иң яхшы әсәрләреннән төзелгән. Концертны Татарстан Республикасының халык артистлары Илфат Габдрахманов Һәм Эльза Әхмәтҗанова алып бара.
Владивосток тамашачысы алдында республиканың моңлы тавышлы мәшһүр җырчылары чыгыш ясый. Алар арасында Татарстан Республикасының Халык артистлары Резеда Галимова, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Татарстан Республикасының Атказанган артистлары Гөлшат Имамиева, Рөстәм Асаев, Рәсим Низамов, Георгий Ибушев, Николай Коновалов, Владимир Васильев, Рөстәм Маликов, Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, «Классик коллекшн» триосын атап китәргә кирәк.
Россия һәм халыкара фестивальләре лауреаты «Казан» бию ансамбле чыгышы нур өстенә нур булачак. Бу коллектив 11 элек Казан шәһәрендә профессиональ бию сәнгатен үстерү, Татарстан халыклары фольклор биюләрен һәм заманча хореография казанышларын киң пропагандалау максатларында оештырылды. Ансамбльнең җитәкчесе – Татарстан Республикасының Атказанган артисты Чулпан Закирова.
Яшь коллектив булуына да карамастан, бию ансамбле үзенең төп максатына – бию, музыка, җыр, театр, мода һәм шигъриятьне берләштереп, борынгы тарихка һәм вакытның тиз үзгәрүчән күптөрлелегенә үзенчәлекле мөнәсәбәтен чагылдыруга уңышлы ирешә килә. Иҗат чорында ансамбль тамашачыларны үзенең осталыгы, виртуаль балет техникасы, яшьлек дәрте белән җәлеп итте.
«Казан» бию ансамбле «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры белән иҗади хезмәттәшлектә эшли. Оркестрның җитәкчесе – Татарстан Республикасының Атказанган артисты Рәсим Ильясов. Коллективның бай репертуарын татар, рус, яһүд, төрек, әрмән халык көйләре, Европа, рус һәм ансамбль белән оркестр өчен махсус музыка иҗат итүче татар композиторларының академик инструменталь һәм вокаль музыкасы тәшкил итә. «Казан нуры» халык инструментлары оркестры - Россия халыкларының милли уен кораллары оркестрлары һәм ансамбльләренең бөтенроссия фестиваль-конкурсы лауреаты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Екатеринбургта «Культуралика — 2026» Бөтенроссия лабораториясендә Татарстан тәҗрибәсе тәкъдим ителде
Шушы көннәрдә Екатеринбургта «Культуралика — 2026» Бөтенроссия мәдәни проектлар лабораториясе узды. Киң күләмле чара мәдәният өлкәсе белгечләрен тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләр булдыру һәм эшнең актуаль форматларын эзләү өчен берләштерде. 50 шәһәрдән меңнән артык катнашучы мәдәниятнең файдалану өчен ачык булуы мәсьәләләрен фикер алыштылар.
Арчада «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды
Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды.
Миллион сумны ничек алырга һәм 2026 елда земство мәдәният хезмәткәре булырга?
«Гаилә» милли проектының максатлары һәм бурычларына туры китереп, узган елдан Россия Федерациясендә «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы гамәлгә ашырыла. Авыл җирлекләренә, эшче поселокларга, ПГТ яки 50 мең кешегә кадәр булган шәһәрләргә күчеп килгән мәдәният хезмәткәрләренә 1 миллион сум түләнә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында финанс белем турында яңа бүлек урнаштырылды
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Финанс белем» дигән яңа тематик досье урнаштырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз