Татарстанның танылган яшь режиссеры Илшат Рәхимбай иҗади очрашулар үткәрү һәм үзенең иң яхшы фильмнарын тәкъдим итү өчен Татарстан Республикасы районнары буенча турга чыга. Аларда шулай ук кино төшерү төркеме әгъзалары да катнаша.
Режиссер тур кысаларында кыска метражлы «Представь», «Не верю» һәм «Гастарбайтер» фильмнарын күрсәтәчәк. Иҗади очрашулар Әлки, Арча, Аксубай, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Теләче районнарында узачак.