Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
«Казан» милли мәдәният үзәге Альфрид Шәймәрдановның “Мәңгелек бәхет” дип аталган “самими” рәсем сәнгате әсәрләреннән төзелгән шәхси күргәзмәсен тәкъдим итә
2011 елның 15 ноябре, сишәмбе
17 ноябрьдә 16.00 сәгатьтә «Казан» милли мәдәният үзәгендә Альфрид Шәймәрдановның “Мәңгелек бәхет” дип аталган “самими” рәсем сәнгате әсәрләреннән төзелгән шәхси юбилей күргәзмәсе ачыла.
«Самими рәсем сәнгате» стиле сәнгать дөньясында шактый сирәк күренеш. Альфрид Шәймәрданов – Татарстанда бу юнәлештә иҗат итүче һәм Татарстан Республикасын Россиядә һәм чит илләрдә лаеклы тәкъдим итүче аз санлы рәссамнарның берсе.
Альфрид Шәймәрданов үз картиналарында символик образлар аша “шушы вакытта һәм шушы урында барган” тарихи күренешләрне тасвирларга омтыла, Вакыт, Туган иле, туган Халкы турында бәян итә.
Шәймәрданов Альфрид Муллахмәт улы 1961 елның 31 гыйнварында ТАССРның Саба районы Сабабаш авылында туа. Ленинградның кино инженерлары институтын тәмамлый. 1988 елдан 1991 елга кадәр Казан кинохроника студиясендә эшли. Үзенең беренче картинасын А.Шәймәрданов 1993 елда яза һәм шуннан бирле үзен тулысынча сынлы сәнгатькә багышлый. Аның эшләре 1997 елда беренче тапкыр Братислава шәһәрендә (Словакия) узган Бөтендөнья самими сәнгать күргәзмәсендә куела. Шәхси күргәзмәләре шулай ук Үзәк Рәссамнар йортында (Мәскәү), Германия, Литва, Болгария Илчелекләрендә уза. 2001 елның июнендә Казанга Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы әгъзалыгына сертификат тапшыру чаралары кысаларында ЮНЕСКО генераль директоры М.Бушенакига ЮНЕСКОга бүләк сыйфатында «Бәрәңге, Горбачев сорты» картинасы бирелә. А.Шәймәрданов Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Казанда яши һәм иҗат итә.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
декабрь, 2025 ел
«Эрмитаж-Казан» үзәгендә Яңа ел күргәзмәсе ачылды
2025 елның 12 декабрендә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Атынчык-ат. Уенчык тарихы» Яңа ел күргәзмәсе ачыла. Ул якынлашып килүче 2026 ел символына – атка, төгәлрәге, уенчыктагы ат образын гәүдәләндерүгә багышланган. Күргәзмә рәссам, автор уенчыклары остасы һәм коллекционер Елена Кармацкая белән берлектә әзерләнде.
11
декабрь, 2025 ел
Заманча сәнгать галереясендә ел саен үткәрелә торган беренче республика график эшләр конкурсы йомгаклары буенча күргәзмә ачылачак
16 декабрьдә 16: 00 сәгатьтә ТР ГМИИ заманча сәнгать галереясендә ел саен үткәрелә торган беренче республика график эшләр конкурсын уздыру йомгаклары буенча күргәзмә ачылачак. Конкурс ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган һәм ТР ГМИИ тарафыннан үткәрелә.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Россия Федерациясенең дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру турында сөйләде
Казан Кремленең Вәкиллек корпусында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча ТР Рәисе каршындагы Совет утырышы узды.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан циркы гаилә әкиятен күрсәтәчәк
19 декабрьдә Казан циркында бөтен гаилә өчен яңа ел цирк әкиятен – «Конек-Горбунок»ны күрсәтү башлана. Бер ай эчендә аны 100 меңнән артык тамашачы карый алачак-рекордлы санда тамашалар планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз