11 ноябрьдә кластер мөнәсәбәтләрен үстерү һәм Татарстан Республикасы мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре өчен кадрлар әзерләү буенча республика киңәшмәсе булачак

2011 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе
11 ноябрьдә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында кластер мөнәсәбәтләрен үстерү һәм Татарстан Республикасы мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре өчен кадрлар әзерләү буенча республика киңәшмәсе булачак. Киңәшмә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының мәдәният идарәләре башлыклары өчен мәгариф программалары айлыгы кысаларында уздырылачак.
Чара программасында: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ректоры Р.Р. Йосыповның “КДМСУда мәдәният һәм сәнгать өлкәсе өчен кадрлар әзерләүнең яңа юнәлешләре турында” дигән чыгышы, “Халык алдында чыгыш ясау осталыгы”, “Заманча массакүләм бәйрәм режиссурасы” дигән темаларга практик дәресләр.

Чара ахырында КДМСУстудентлары һәм укытучылары катнашында концерт күрсәтеләчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International