Татарстан Республикасы Милли музее «Тукай балаларга» дигән дәрес уздыра

2011 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе
2011 ел Татарстан Республикасында Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Бөтен дөньяда бөек татар шагыйренең тууына 125 ел тулуга багышланган юбилей чаралары уза.
27 октябрьдә ТР Милли музеенда “Ашкынамын... мәңгелеккә” дигән күргәзмә ачылды, анда Г. Тукайның шәхси мемориаль әйберләре, фотографияләре, үзе исән чакта чыккан әсәрләре, шулай ук шагыйрь даирәсеннән мемориаль әйберләр күрсәтелә. Тукай поэзиясендә халык рухы яши, шуңа да шагыйрьнең иҗаты милли мәдәниятнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән тыгыз бәйләнгән.
ТР Милли музеенда “Ашкынамын... мәңгелеккә” күргәзмәсе кысаларында «Тукай балаларга» дигән музей дәресе уздырыла. Балалар мавыктыргыч уен рәвешендә шагыйрьнең тәрҗемәи хәле һәм иҗаты белән танышачак. Дәрес балаларда милли мәдәният белән кызыксыну, мәдәни-тарихи мираска хөрмәт хисе тәрбияләүгә, аларны үз халкының гореф-гадәтләрен сакларга өйрәтүгә юнәлтелгән.
Чарада катнашучыларны “Ашкынамын... мәңгелеккә” күргәзмәсе буйлап мавыктыргыч экскурсия, Г.Тукай әкиятләрен уку тамашасы, слайд-шоу, викторина, китапка кыстыргыч әзерләү буенча мастер-класс, шагыйрь әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карау көтә.
Дәрескә заявкалар буенча 1–6 сыйныф укучылары чакырыла.
Белешмәләр өчен телефоннар: 292-89-84; 292-69-04

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International