Е.А. Боратынский музеенда «Боратынскийларда «Алтын төшләр» кичәсе» узачак

2011 елның 9 ноябре, чәршәмбе

18 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Е.А. Боратынский музеенда (Татарстан Республикасы Милли музее филиалы) «Боратынскийларда «Алтын төшләр» кичәсе» («Суаре у Боратынских «Златые сны») булачак.
Французчадан тәрҗемә иткәндә «суаре» билгеле бер «темасы» булган «кичә», «чакырулы кунак» дигәнне аңлата. Боратынскийлар гаиләсендә мондый кичәләр еш уздырылган.
«Боратынскийларда кичә» проекты музейда берничә ел дәвам итә, ул чорның атмосферасы, «рух»ы дигән эфемер төшенчәне тудыруга һәм мемориаль музей коллекцияләренә, әдәбиятка, музыкага һәм үткәннең көнкүреш мәдәниятенә мөрәҗәгать итү аша хәзерге заман җәмгыяте тормышына дворяннар яшәешенең күркәм, әмма хәзер онытылган традицияләрен кайтаруга юнәлтелгән. Быелның сентябрендә проект Бөтенроссия тарихи-әдәби «Александр Невский» премиясе лауреаты булды.
«Алтын төшләр» кичәсе төрле илләр мәдәниятләрендә алтынсу-сары төснең мәгънәсе турында фикер алышу белән ачылачак («Бүген син сары төс сайладың»). Җурналист Вера Гаранинаның «Казанның ташта чагылышы» киноэтюды коллекцияче Станислав Ощепковның юлбашчылар ташы – оникс турында хикәяләвенә сүз башы булачак. «Бананлы-лимонлы Сингапурда» дип аталган попуррины Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты җырчы Юлия Җиһаншина һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы Алексей Гомазков башкарачак. Кичә «Алтынсу һәм кояш нурларына манылган лимон синең кулыңда» дегустациясе белән тәмамланачак.

ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International