Шагыйрь Рәмис Аймәт Халыкара төрки шигърият фестиваленең олы бүләгенә ия булды

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

20-23 декабрьдә Казахстанның Төркестан шәһәрендә ХII Халыкара төрки шигърият фестивале үткәрелде.

Ике елга бер тапкыр уздырыла  торган әлеге фестиваль-төрки дөнья әдәби хәятендәге иң эзлекле, дәвамлы һәм нәтиҗәле чараларның берсе.

Төркия Язучылар берлеге тарафыннан оештырыла торган фестиваль  тәүге тапкыр 1992 елда Төркиянең Бурса шәһәрендә ачыла һәм Конья шәһәрендә төгәлләнә.

25 ел дәвамында фестиваль Казахстан, Төрекмәнстан, Кипр, Франция, Кырым, Македония, Азербайҗан, Косово,  Кыргызстан кебек мәмләкәтләрдә зур уңыш белән узды. 2015 елда ул Казан шәһәрендә үткәрелде.

Әлеге чараның максаты  узган гасырларда мәңгеләшкән шагыйрьләрне хәтерләребездә кабат яңарту белән беррәттән, дөнья буйлап таралган  бүгенге төрки галәмендәге шагыйрьләрне бергә җыеп, әдәби күтәрелешкә яңа бер җирлек әзерләү.

Казахстанның Төркестан шәһәрендә үткәрелгән быелгы фестивальдә 25 мәмләкәттән (Төркия, Кырым, Азербайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Гыйрак, Иран, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Болгария, Косово,  Греция, Румыния, Кипр,  Дагыстан, Молдово, Алтай, Македония, Кытай, Татарстан, Башкортстан һ.б.) 100гә якын шагыйрь катнашты. Татарстанны шагыйрьләр Сания Әхмәтҗанова белән Рәмис Аймәт тәкъдим итте.

Фестивальне ачу тантанасы  Әхмәд Ясәви университетының мәдәни мәркәзендә үткәрелде. Анда Төркия Язучылар берлеге рәисе Муса Казым Арыҗан,  Казахстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Галим Җайлыбай, Әхмәт Ясәви университеты ректоры Мәхмәт Куталмыш, фестивальне оештыру комитеты рәисе Мәхмәт Доган чыгыш ясады. Ачылыш тантанасыннан соң кунакларга Казахстан сәнгать осталары концерты тәкъдим ителде.

Шагыйрьләр ике көн дәвамында Хөсәен Байкара, Абай Кунанбаев, Магҗан Җумабаев, Мәхмүт Абдул-Баки, Калдарбәк Найманбай, Томанбай Молдагали, Юныс Әмрә, Мәхмәт Акиф исемендәге “Шигырь фасыллары”нда бәйге тоттылар, шигърият хакында фәнни чыгышларда, төрки тамырлар, әдәби-фикри мөнәсәбәтләр хакында проблемалы сөйләшүләрдә катнаштылар.

Кунакларның Әхмәд Ясәви төрбәсе белән танышуы да  фестивальнең онытылмас мизгелләренең берсе булып хәтердә калды.

Фестивальнең ябылу тантанасында шагыйрьләргә дипломнар һәм дәрәҗәле бүләкләр тапшырылды. Магҗан Җумабаев исемендәге Олы әдәби бүләккә Мостафа Өзчәлик (Төркия), Хөсәен Байкара исемендәге Олы әдәби бүләккә Рәмис Аймәт (Татарстан), Мәхмүт Абдул-Баки исемедәге Олы әдәби бүләккә Атантай Акбаров (Кыргызстан) лаек булды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International