Казан яшь тамашачы театры 85 еллыгын билгеләп үтте

2017 елның 1 декабре, җомга

Кичә Казан Яшь тамашачы театры үзенең 85 еллыгын билгеләп үтте. Театрны юбилее белән котларга ведомство җитәкчеләре,  республика, Россия һәм якын һәм ерак чит илләрнең мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре килгән иде.

Республика җитәкчеләре исемннән театрны 85 еллыгы белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова котлады. ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин театр коллективына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәтен һәм Татарстан Президенты исеменән яңа микроавтобус ачкычын тапшырды.

ТРның атказанган артистлары Гүзәл Шакирҗанова белән Дмитрий Язов, артистка Гөлнара Мохтарова “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” ТР Мәдәният министрлыгы күкрәк билгесенә лаек булды. ТРның атказанган артисты Алексей Зильбер, артистлар Илфат Садыйков һәм Алсу Густова министрлыкның Мактау грамотларын алды. Ә Павел Густовка “ТРның атказанган артисты” Мактаулы исеме бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International