Буа дәүләт драма театры 100 еллыгын билгеләп үтә

2017 елның 1 декабре, җомга

2 декабрь көнне 16.00дә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә Буа шәһәрендә профессиональ татар театры оешуга 100 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе була. Коллектив әлеге истәлекле датаны дуслары һәм хезмәттәшләре белән бергә билгеләп үтәчәк. Татарстан Республикасы, Россия һәм Якын чит илләрдән мәдәни берләшмә вәкилләре җыелачак. Шулай ук тантанада Татарстан Хөкүмәте вәкилләре, танылган сәнгать һәм фән эшлеклеләре катнашыр дип көтелә.

Буа дәүләт драма театрының бер гасырлык тарихы бар. Укытучы Әкрам Мифтахетдинов җитәкчелегендә беренче татар спектаклен 1915 елда ук куярга җыеналар, әмма татар цензоры булмау сәбәпле, аны тыялар. Февраль революциясеннән соң, 1917 елның 4 маенда Буаның татар шәкертләре һәм укытучылары “Казанга сәяхәт” спектаклен куя. Шул көннән бирле Буада театр тормышы кайнап тора.

1918-1919 еллар сезоны өчен аерым труппа төзелә. Буага Казаннан артистлар төркеме килә. Алар арасында Камал I, Камал II, Гөлсем һәм Бари Болгарскийлар, Шакир Саминский, Галия Камская, Ситдыйк Айдарский, Мутин, Зөләйха Богданова кебек танылган артистлар була. Труппа әлеге состав белән ике ел эшли, аннары артистлар Казанга кайтып китә. Буа театры һәвәскәр артистлар кулына кала.

Театр бинасы ачыкланган мәдәни мирас объекты санала.

Театрның гастрольләр географиясе ел саен киңәя. Буа драма театры труппасы Татарстанның барлык районнарында, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Свердловск, Төмән өлкәсе, Ханти-Манси автоном округы, Түбән Новгород өлкәсе, Премь крае, Оренбург өлкәсе, Башкортстан, Мари Эл, Мордва республикаларынада да булга.

             

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International