Фәрит Бикчәнтәев Станиславский исемендәге халыкара премия лауреаты булды

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев "Россия театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен" XXII Халыкара Станиславский исемендәге премия лауреаты булды.

Премиянең лауреатлары исемлегенә шулай ук Мариин театрының генераль директоры һәм сәнгать җитәкчесе Валерий Гергиев, Евгений Вахтангов исемендәге театр директоры Кирилл Крок, Россиянең халык артисткасы Алла Демидова һәм башкалар керде.

Станиславский исемендәге Халыкара премия 1994 елда шул ук исемдәге фонд ярдәмендә оештырыла һәм ел саен театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә тапшырыла. Лауреатларга Чехов акчарлагы сурәте һәм Станиславский факсимилесы төшерелгән мактаулы билге бүләк ителә. Хәзерге вакытта 180нән артык Россия һәм чит илләрнең театр эшлеклеләре Станиславский исемендәге Халыкара премия лауреаты исемен йөртә.

2004 елдан башлап Премияне тапшыру тантанасы алдыннан Мәскәү шәһәре Хөкүмәте һәм башкаланың мәдәният департаменты ярдәмендә оештырылган "Станиславский сезоны" дип исемләнгән фестиваль оештырыла. Быелгы смотр Россиянең башкаласында 8 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр үтәчәк.

XXII Халыкара Станиславский исемендәге премияне тапшыру тантанасы  2018 елда уза һәм Константин Сергеевич Станиславскийның тууына 155 ел тулуга багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International