Чистай дәүләт музей-тыюлыгы “Татарстан Республикасының иң яхшы сувениры” конкурсында җиңде

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Чистай дәүләт музей-тыюлыгы “Татарстан Республикасының иң яхшы сувениры” конкурсында җиңде.

Жюри әгъзалары “Музей сувениры” номинациясендә “Чистай” коллекциясен билгеләп үткән. Әлеге сувенир продукциясе ике ел дәвамында эшләнгән һәм каен тузыннан ясалган шәһәр һәм музей-тыюлык символикасы төшерелгән 26 төр предметны үз эченә ала. “Сувенир-уенчык” номинациясендә конкурс финалына “Чистай мәчеләре” сериясе дә чыккан.

“Туристлык сувениры” конкурсын “Татарстан Республикасы Халык сәнгати һөнәрчелеген һәм кәсепчелеген үстерү үзәге” ДБУ үткәрә. 2017 елда конкурска җиде номинациядә 900гә якын гариза бирелгән. Бәйгедә республика предприятиеләре, аерым осталар һәм кәсепчеләрдән тыш, Мәскәү, Әстерхан, Чуашстан, Мари Эл, Удмуртия һәм Россиянең башка төбәкләре осталары да катнашкан. Конкурска нәтиҗәләр 2-6 ноябрь көннәрендә Казанда узган “Арт-галерея” махсус күргәзмәсе кысаларында узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International