Бүген, 2 ноябрьдә, "Алтын битлек" Милли театраль премиясе сайтында, Экспертлар киңәшмәсе фикере буенча 2016-2017 елларның иң күренекле спектакльләре исемлеге бастырылды. Дүрт ел рәттән лонг-биткә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры спектакльләре кертелә, быел ул - 111 сезонның данлыклы премьералары: "Ак калфагым төшердем кулдан" һәм "Җилкәнсезләр" спектакле.
Фестивальнең лонг-битенә Россиянең барлык драма һәм курчак театрларында куелган бары тик 107 спектакль кергән. Алдагы елларда лонг-биткә "Дон Жуан", "Минем исемем Кызыл" һәм "Банкрот" спектакльләре кертелгән иде.