Татарстан Мәдәният министрлыгында Михаил Девятаевка куелачак һәйкәл эскизы турында сөйләштеләр

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Министрлыгы Мәдәният министрлыгында Михаил Девятаевка куелачак һәйкәл эскизы турында фикер алышу булды. Конкурска барлыгы 15 эш тәкъдим ителгән иде. Аларның иң яхшысын сайлап алу өчен профессиональ скульпторлар, архитекторлар, шулай ук Советлар Союзы Героеның улы һәм кызы чакырылган иде.

Белгечләр конкурс җиңүчесен билгеләмәде, әмма тәкъдим ителгән эшләр арасыннан берничә вариантны сайлап, эшләп бетерергә йөкләде. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алырга тәкъдим итте. Шулай ук конкурсның икенче турында катнашучыларга Михаил Девятаевның туганнары белән очрашырга кушты. Алар легендар очучының язмышы турында сөйли һәм гаилә архивын күрсәтә алыр иде.

Фикер алышулардан соң конкурс комиссиясе 4 эшне сайлап алды, эшләнеп беткәннән соң алар конкурсның  икенче турында катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International