Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры 2017 елның 20, 21 октябрендә үзенең чираттагы җиденче сезонын татар драматургы Сәет Шәкуров әсәре буенча куелган “Туган туфрак” спектакле белән ачып җибәрә

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Спектакльне театрның баш режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Рамил Фазлыев куйды.

Спектакль Сәет Шәкуровның  100 еллыгына туры китерелеп чыгарыла. Пьеса 1969 елны язылган.

Сюжет нигезендә – сугыш вакытында Украина җирлегендә очрашкан, сугыштан соң иренең туган ягына кайткан, Галина(Галимә) белән Арсланның язмышы. Украинада Галинаның беренче мәхәббәте кала, ләкин ул да соңырак Казанга кайтып урнаша. Арслан белән Галимә, башка колхозчылар кебек, сугыштан соң бөтен көчләрен колхозны аякка бастыруга бирәләр. Галимә үзенең туган ягын ире белән торган җир дип саный. Кеше язмышларының фаҗигале чуалышында сугыш кына гаеплеме икән? Галимә сайлаган юл дөресме, ул инанган хакыйкать чынбарлыкка туры киләме? Сөйгәне хакына Игорьнең үз бәхетен корбан итүен акларга буламы? Гомер буе җавапсыз мәхәббәткә тугры калу кирәкме? Гаиләсе өчен җанын да фида кылырга әзер, чарасыз калган Арслан өчен мәхәббәт – газапмы? Драматург сугыштан соңгы елларда хатын-кыз язмышларына мөрәҗәгать итә, алар аша ватанпәрвәрлек, бурыч, мәхәббәт һәм тугрылык хакында уйланырга этәрә.

Рәссам – Сергей Скоморохов

Композитор – Марат Әхмәтшин

Баш рольләрдә: Галимә – Гүзәл Гафарова

                           Арслан – Айдар Вәлиев

                           Игорь – Фаяз Хөсәенов

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International