“ТР Чүпрәле муниципаль районы Мәдәният йорты” муниципаль бюджет учреждениесендә заманча җиһазлар урнаштырылган кино залы ачылды.
Җиһазлар Россиянең 500 меңгә кадәр кеше яшәгән кече шәһәрләрендә кинотеатрларга ярдәм федераль программасы кысаларында бүленгән 5 млн сум күләмендә субсидия хисабына сатып аланган.
Программа буенча акчалар һәр кино залына 5 млн сумга кадәр бирелә, аларны кире кайтарырга кирәкми. Әмма бер шарт белән: күрсәтелгән фильмнарның кимендә 50 проценты илдә төшерелгән булырга тиеш.
Әлеге программа ярдәме белән Татарстанның 12 районында (Тәтеш, Әгерҗе, Менделееевск, Мамадыш, Лениногорск, Зәй, Баулы, Чистай, Җәлил шәһәр тибындагы бистәсе, Алексеевск, Мөслим, Чүпрәле) яңартылган кино заллары эшли башлады. Киләсе елда тагын 6 кино залын яңарту ниятләнгән.