Казандагы La Primavera камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Татарстанга заманның иң танылган музыкантларының берсе - Жиль Апапны чакырды. Жиль Апап чыгышы буенча француз, скрипач-виртуоз.
Уртак концертлар, 20 октябрьдә Казанда башланып, 24 октябрьгә кадәр Түбән Камада, Бөгелмәдә, Әлмәттә һәм Иннополиста дәвам итәчәк. Бу елның программасына – Бах, Моцарт, Уорлок, Равель әсәрләре, шулай ук ирланд, Америка, румын традицион музыкасы кертелгән.
Беренче тапкыр "La Primavera" һәм Жиль Апап узган сезонның ачылыш тантанасында бергә чыгыш ясаган иде. Соңгы килүендә музыкант оркестрны һәм тамашачыны бик ошатып киткән һәм бу чакыруны да теләп кабул иткән.