ТР Дәүләт симфоник оркестры 14 һәм 15 октябрьдә Казанда яшәүчеләрне һәм кунакларны ел саен үтә торган “Денис Мацуев дуслары янында” бишенче музыка фестиваленә чакыра. Аны Россиянең халык артисты, ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский танылган пинаниочы һәм җәмәгат эшлеклесе, Россиянең халык артисты Денис Мацуев белән бергә оештыра. Әлеге иҗади хезмәттәшлек дәвам иткән 6 ел эчендә барлыгы 30 концерт үткән.
Әлеге фестиваль классик музыка яратучыларны С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залына җыя. Оркестр Денис Мацуев белән хезмәттәшлек иткән дәвердә фестиваль Татарстан Республикасының визит карточкасына әверелде.
14 октябрь көнне, фестивальнең беренче көнендә, Казан тамашачылары өчен “Дон Кихот” әсәре, оркестр белән виолончель өчен симфоник поэма, шулай ук П.Чайковскийның оркестр белән фортепиано өчен 3нче концерты, В.Лютославскийның Оркестр белән фортепиано өчен Паганин темасына вариацияләр, Р.Щедрин Оркестр белән фортепиано өчен 2нче концерты яңгыраячак. Солистлар Денис Мацуев һәм Сергей Словачевский.
15 октябрь көнне 14.00дә “Яңа исемнәр” Төбәкара хәйрия фонды стипендиатлары концерты узачак. Ә 17.00дә Денис Мацуев башкаруында В.Моцартның ми-бемоль мажор оркестр белән фортепиано өчен 17нче концерты, С.Рахманиновның оркестр белән фортепиано өчен 4нче концерты, “Жар-птица” балеты музыкасы яңыграячак.