Казанда музыка һәм яңа мәдәният турындагы документаль кино фестивале узачак

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе
4-8 октябрь көннәрендә Россиянең  15  шәһәрендә Beat Weekend музыка һәм яңа мәдәният турындагы документаль кино фестивале узачак. Ул Мәскәү Beat Film Festivalнең төбәк версиясе булып тора. Быел беренче тапкыр гастрольләргә Мәскәү программасының төп кинохитлары гына түгел, ә фестивальнең махсус кунаклары – экспертлар һәм кинорежиссерлар, шулай ук музыкантлар да чыгачак.

Beat Weekend бер үк вакытта Россиянең 15 шәһәрендә уза, быел ул бишенче тапкыр үткәрелә. Аның программасына Beat Film Festivalнең аеруча әһәмиятле алты фильмы кергән.

“Мир” кинотеатрында узачак программага алты картина кергән.

4 октябрь

20-00 — Рейв в Иране, реж. Сюзанн Майерс

5 октябрь

20-00 — Когда я думаю о Германии ночью, реж. Ромуальд Кармакар

6 октябрь

20-30 — День независимости, реж. Мортен Тровик

7 октябрь

18-00 — Я — Гагарин, реж. Ольга Дарфи

20-00 — Все эти бессонные ночи, реж. Михал Марчак

8 октябрь

18-00 — Хайп, реж. Дуг Прэй

20-00 — Рейв в Иране, реж. Сюзанн Майерс

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International