Кичә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында “Европа-Азия” Халыкара яңа музыка фестивале ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан мәдәният министры вазифаларын башкаручы Эльвира Камалова, фестивальнең сәнгать җитәкчесе – Россия Композиторлар берлеге рәисе урынбасары, Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, Вьетнам Музыкантлар асоциациясе рәисе, композитор До Хонг Куан катнашты.
Иҗади марофон программасын баш дирижер Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Яңа музыка” Камера оркестры ачты. Оркестр Россиянең Вологда, Якутск, Нальчик, Уфа, Казан, шулай ук Вьетнам композиторлары әсәрләрен башкарды.
Фестиваль кысаларында барлыгы 5 камера концерты ниятләнгән. Аларның икесе бүген ТР Композиторлар берлегенең концертлар залында үтә. 15.00дә “Россия композиторлары музыкасы”, ә 16.30да “Испания ритмнары” концертлары узачак.
Иртәгә исә 11.30да Композиторлар берлеге залында “Дөнья политрасы” дигән концерт ниятләнгән. Ә кичке чыгыш Яңа Кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукай музеенда үтә. Тамашачылар игътибарына “Татарстан композиторлары - балаларга” программасы тәкъдим ителәчәк.
30 сентябрь көнне 14.30да ТР Композиторлар берлеге залында “Татарстан композиторлары музыкасы” дигән концерт ниятләнгән.
Фестиваль 30 сентябрь көнне 17.00дә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Гала-концерт белән тәмамлана. Тамашачылар каршында Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры чыгыш ясаячак. Концертның дирижеры – фестиваль кунагы, пиниочы, скрипкачы һәм композитор Герасим Воронков (Испания). Оркестр Австралия, Испания, Колумбия, Гонконг һәм Россия композиторлары әсәрләрен башкарачак.