Рөстәм Миңнеханов: Мәдәният ул – матди, рухи мирасны саклап калудан тыш, кешеләрне берләштерүче рухи хәзинәләр, яңа мәдәни продуктлар булдыру

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Чара Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында үтте.

Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында мәдәният мәсьәләләренә зур игътибар бирде.

“Тарихи-мәдәни мирасны саклап калу эше республикада һәрчак игътибар үзәгендә. Матди булмаган мәдәни мирас турында закон кабул ителде”, - дип белдерде ул.

Президент Зөя утрау-шәһәрчегенең Успение соборы һәм монастырен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүне илебез өчен зур уңыш дип атады.

“Бу исә галимнәрнең, археологларның, реставраторлар һәм төзүчеләрнең, хезмәт коллективларының һәм инде, әлбәттә, Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкләгән «Яңарыш» фондының күпьеллык тырыш хезмәтенең закончалыклы нәтиҗәсе булып тора”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, Россиянең Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән егерме тугыз объектыннан өчесе    республика территориясендә урнашкан.

“ЮНЕСКОның таләпләре артуны исәпкә алып, республиканың Дәүләт Советына  әлеге объектларга мөнәсәбәтле рәвештә аларның саклануын, бөтенлеген һәм борынгылыгын законнар нигезендә тәэмин итү чараларын карау зарур. Тупланган тәҗрибәгә таянып, тарихи-мәдәни мирас объектларында археология-тикшеренү һәм торгызу эшләрен, шулай ук төрле халыкара проектларда катнашуны дәвам итәргә кирәк”, - диде Татарстан Президенты.

Ул шулай ук ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган чараларга да тукталып узды. Аның фикеренчә,  алар татарстанлыларның бердәмлеге, Россия Федерациясе халыкларының татулыгы  тагын да ныгуга ярдәм итәчәк. 

Президент Татарстан Хөкүмәтен башкалада юбилей белән бәйләнешле объектларны – Милли китапханәне, универсаль зур концерт залын төзү проектларын гамәлгә ашыруны тизләтергә чакырды.

“Республиканың зур мирасы, вакыйгаларга бай эшлекле, мәдәни һәм спорт тормышы Татарстанның көннән-көн таныла баруына ярдәм итә, - дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов. - Ел саен бездә утыздан артык киң колачлы халыкара чаралар һәм форумнар уздырыла”.

“Күпмилләтле халкыбызның ментальлеге, аның рухы, үзенчәлекле традицияләре мәдәнияттә чагылыш таба. Аның киң мәгънәсен ачу гаять мөһим. Мәдәният ул – матди, рухи мирасны саклап калудан тыш, кешеләрне берләштерүче рухи хәзинәләр, яңа мәдәни продуктлар булдыру”, - дип белдерде Татарстан Президенты.

Аның сүзләренчә, мәдәният хәзерге үсеш дәрәҗәсендә мәгариф системасы, туристлык, спорт өлкәсе, архив һәм китапханә эше белән тыгыз берлектә булырга тиеш. Мәдәниятнең үткәнгә генә түгел, киләчәккә дә карап эш йөртүе, замана таләпләренә җавап бирүе мөһим.

“Бу аеруча яшьләргә кагыла, ә алар исә үткәннәр белән чагыштыруны кабул итә алмый һәм яңа йогынтыларга җиңел бирелә, ышаныч белдерүгә һәм социаль гаделлеккә аеруча сизгер, шәхес буларак ачылу мөмкинлеген югары бәяли һәм дөньядагы иң яхшы казанышларга йөз тота. Талантлы, иҗади яшьләр һәм аларның берләшмәләре белән эшләүгә аеруча игътибар бирергә кирәк. Креатив индустрияләр, ресурс үзәкләре булдыру мөһим”, - диде ул.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International