Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика мәдәният һәм сәнгать уку йортлары буенча методик үзәге алдынгы тәҗрибәне туплау, бүгенге көндә республикадагы өстәмә белем бирүнең торышын билгеләү, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге актуаль проблемаларны ачыклау максатында, Республика педагогик конференциясен үткәрә.
Чара иртәгә, 20 сентябрь көнне министрлыкның конференцияләр залында (Пушкин урамы, 66/33 йорт, 4 кат) уза. Ул 10.00дә башлана.
Чарада катнашу өчен Татарстан сәнгать мәктәпләре директорлары, директор урынбасарлары чакырыла.