20 сентябрь көнне La Primаvera Казан камера оркестры 29нчы сезонын ача

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

20 сентябрь көнне Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primаvera Казан камера оркестры 29нчы сезонын ача. Музыкантлар үзләренең беренче концертын Россиядә Экология елына багышларга җыена. “Табигать музыкада һәм музыка табигатьтә” дип аталган программага табтгать белән бәйле әсәрләр кергән. Ул Екатеринбургта узган “Безумные дни” фестивалендә уңышлы тәкъдим ителгән.

Вивальдиның “Кукушка” һәм Боккерининың «Ночная стража в Мадриде» әсәрләре Казанда беренче булып яңгыраячак. Шулай ук программага Шёнбергның «Ночь просветленная» һәм Пьяццолланың «Четыре времени года в Буэнос-Айресе» да кергән. Рөстәм Абязов тамашачылар алдында солист һәм дирижер сыйфатында чыгыш ясаячак.

29нчы сезонда La Primаvera оркестры белән Денис Шаповалов, Никита Борисоглебский, Жиль Апап, Рэм Урасин, Моника Лесковар, Майя Иргалина, Артем Дервоед, Лея Чжу, Александр Митенев, Ольга Орловская һәм башкалар чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International