21 сентябрь көнне “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә Никас Сафронов күргәзмәсе ачыла.
Әлеге проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее ярдәмендә тормышка ашырылган.
Никас Сафранов – Россиянең атказанган рәссамы, Россия сәнгать академиясе академигы, Украина сәнгать академиясе һәм Т.К.Жургенев исемендәге Казах милли сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы.
Күргәзмәнең төп максаты – казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунакларын Никас Сафронов иҗатының төрле чорлары белән таныштыру. Рәссамның йөзгә якын эше кергән күргәзмә белән 2017 елның 5 ноябренә кадәр танышып булачак.