VII Казан халыкара мөселман киносының ачылу тантанасында Россия һәм дөньякүләм танылган йолдызлар катнашачак.
Фестиваль 6 сентябрьдә старт алачак, ә ачылу тантанасы икенче көнгә билгеләнгән. әлеге чара кинофестивальнең иң гүзәл өлеше булыр дип көтелә. Ул гадәттәгечә башкалабызның үзәгендә - Казан Кремле каршындагы «Пирамида» мәдәни күңел ачу үзәгендә 7 сентярь көнне 19.00 узачак.
Зур кино бәйрәме алкышлар, кызыксынучы карашлар аша «Пирамида» каршындагы кызыл келәмнән режиссерлар, актерлар, жюри членнары һәм мәртәбәле кунаклар узу белән башланачак.
Монда Россиянең танылган кино йолдызлары Армен Джигарханян, Лидия Федосеева-Шукшина, Ивар Калныньш, Дмитрий Дюжев, Кирилл Сафонов һәм башкалар булыр дип көтелә. Фестивальнең хөрмәтле кунагы Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин булачак.
Быелгы фестивальнең ачылу тантанасының концепциясе узган елгылардан аерылмый диярлек. Сәгать ярымлык әлеге чара берүк вакытта дини дә, заманча да булуны күзалдында тотып, фәлсәфи пролог белән башланачак. Кунакларга башкалабыз буенча вертуаль экскурсия тәкъдим ителеп, кунакларны республика мәдәнияте белән танышачак. Чараның тулаем бер блогы бөек Тукайның юбилее белән бәйле булачак.
Сәхнәдә Россия кино сәнгатенең йолдызлары белән бергә республикабызның профессионал җыр һәм бию коллективлары, балалар чыгыш ясаячак. Ә чараны танылган кино йолдызы Ольга Кабо алып барачак.
Ачылу тантанасына килгән килгән кунакларны чәк-чәк белән сыйлаячаклар, ә чарадан соң конкурс программасына кергән бер фильмны тәкъдим итәргә планлаштырыла.
Ачылу тантанасы 19.00 башланса, кызыл келәмдә йолдызлар 17.45 үк булачак.
VII Казан халыкара мөселман киносы 7 ел дәвамында үзен елның иң резонанслы мәдәни вакыйга итеп танытты. Быелгы фестиваль исә башкалабызда 6-11 сентябрь көннәрендә узачак. Фестиваль фильмнарының күпчелеген «Grand Cinema» (ТОЦ «Сувар-Плаза») кинотеатрында карап булачак. Барлык киносеансларга керү ирекле.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте VII Казан халыкара мөселман кинофестивале матбугат хезмәте ярдәме белән