Быел 15 сентябрьдә татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тула

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлеге истәлекле вакыйганы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры зурлап каршы ала. Шул уңайдан, ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә, күпсанлы чаралар әзерләнде.

15 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә Казанның Архангел зиратында (Даурия ур., 1а) Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салу, аны искә алу чарасы уздырылачак. Әлеге зиратта 1929-1942 елларда атып үтерелгән сәяси репрессия корбаннары исемнәре уелган мемориал стела куелган. Анда бөек әдипнең исеме дә бар. Чарада ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре, Татарстанның театр җәмәгатьчелеге, әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнашачак.

Шул ук көнне 18.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры фойесында Кәрим Тинчуринга бюст ачу тантанасы  була. Бюстның авторы – скульптор, рәссам, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Рөстәм Габбасов.

Тинчурин театрының яңа сезоны нәкъ менә Кәрим Тинчуринның туган көнендә ачылачак. 15 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә сәхнәдә бөек драматургның “Утыз өч көн” автобиографик новелласы буенча куелган “Соңгы әсәр” спектакленең премьерасы була. Бөтен труппаны диярлек җәлеп иткән әлеге саллы спектакль татар театры тарихында беренче тапкыр куела һәм республика сәнгатендә зур вакыйга булыр дип көтелә. Әлеге чараларда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева катнашыр дип планлаштырыла.

Хөрмәтле журналистлар, сезне әлеге чараны яктыртырга чакырабыз! Аккредитацияләү leysik92@mail.ru электрон почтасы һәм 89274565023 телефоны буенча үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International