VII Казан халыкара мөселман кинофестивале фильмнары

2011 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

     Яшь кыргыз режиссеры Нәргизә Маматкулованың «Алкалар» фильмы узган ел гына төшерелгән булуына карамастан, халыкара конкурста тамашачы игътибарын яулап өлгергән. Быел ул Казан мөселман киносы фестиваленең төп программасында тәкъдим ителә.

     Яшь кыз тәрбияләнгән гаиләгә күптәнге танышлары кайта. Кунак ханымны аның улы озата. Шунда әлеге ике яшь йөрәкнең бер-беренә карата хисләре барлыкка килеп, алар үзара бары тик күзләр аша аралаша башлыйлар.

     15 минутлык әлеге картинаның үзенчәлекле ягы бар: фильмда геройлар сөйләшми, алар карашлар, предметлар аша аралаша. Шундый символик-предметларның берсе - егет тарафыннан явыз көчләрдән саклаучы-курчакка кидерелгән нәфис алкалар. Кыргыз гадәт-йолаларын белгән тамашачы, егетнең шул рәвешле сөйгәненә тәкъдим ясавын аңлый.

     Фильмның режиссеры, «Манас» Кыргыз-Төрек университеты тәмамлаган Нәргизә Маматкулова, үзенең өченче фильмын туган ягы Кыргызыстанның көньягында төшерә, ә фильмдагы төп рольләргә гадәти студентларны чакыра. Казан кинофестиваленең сайлап алу комиссиясе белдергәнчә, «Алкалар» күп  төсмерле гадәти булмаган фильм.

     2010 елда төшерелгән кинокартина Берләшкән Гәрәп Әмирлекләрендә узган VII халыкара кинофестивалендә бүләккә лаек булган.

     Исегезгә төшереп үтәбез: VII Казан халыкара мөселман кинофестивале башкалабызда 6-11 сентябрь көннәрендә узачак. Фестиваленең конкурс программасында катнашачак фильмнарны Grand Cinema (ТОЦ «Сувар Плаза») кинотеатрларында карарга мөмкин. Киносеансларга керү бушлай.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте VII Казан халыкара мөселман кинофестивале матбугат хезмәте ярдәме белән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International