VII Казан халыкара мөселман кинофестиваленә ММЧ вәкилләренең аккредитациясе тәмамланды. Тулаем алганда фестивальгә 250дән артык журналист аккредитацияләнде.
Фестивальдә эшләргә теләген Казан һәм Татарстанның барлык ММЧ белдерде. Шулай ук мөселман кинофестиваленә Мәскәү, Петербург шәһәрләреннән, Австрия, Италия, Казахстан, Мисыр, Әзербәйҗан, Төркия кебек илләрдән журналистлар киләчәк.
Фестиваль якынлашкан көннәрдә Матбугат-үзәгендә (ТОЦ «Сувар-Плаза», 3 этаж) аккреңдитацияләнгән журналистлар өчен җыелыш узачак. Анда пресс-пакет, махсус бейджлар таратылачак, журналистларга үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алу, теләк-тәкъдимнәрен җиткерү мөмкинлеге булачак. Җыелышның төгәл вакыты һәм урыны алдан хәбәр ителәчәк.
Исегезгә төшереп үтәбез: VII Казан халыкара мөселман кинофестивале башкалабызда 6-11 сентябрь көннәрендә узачак. Фестиваленең конкурс программасында катнашачак фильмнарны Grand Cinema (ТОЦ "Сувар Плаза") кинотеатрларында карарга мөмкин. Киносеансларга керү бушлай.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте VII Казан халыкара мөселман кинофестивале матбугат хезмәте ярдәме белән