Татарстан Республикасы балалар хокукы буенча вәкаләтле башлангычы белән 10 сентябрьдә «Ребенок в мире прав» - «Бала хокук даирәсендә» IV Республика мәгълүмати-социаль видеороликлар бәйгесе старт ала.
Бәйгене ТР балалар хокукы буенча вәкаләтле, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Юстиция министрлыгы, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Республика балигъ булмаганнар эшләре һәм алаларның хокукларын яклау комиссиясе, "ТР Балалар оешмалары советы" төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.
Бәйгедә 6-30 яшьлек балалар һәм яшьләр катнаша ала.