«Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү 2022 елның 20 ноябренә кадәр озайтылды

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсын игълан итә. Конкурска гаризалар 2022 елның 20 ноябренә кадәр кабул ителә.

Фотоконкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 августында расланган 730 номерлы карары нигезендә «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2024 еллар)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Конкурска хезмәтләр 2022 елның 31 октябренә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

«Идел Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1100 еллыгын бәйрәм итү»;

«Традиция һәм йолалар»;

«Халык-гамәли сәнгате».

Анкета-гариза, шулай ук конкурска хезмәтләр түбәндәге электрон почта аша кабул ителә: fotokonkursmkrt@mail.ru. яисә электрон чыганакта түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 420015, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33 йорт (421 каб.) «Татар халкының этнографик мозаикасы» дигән тамга кую сорала.

Һәр номинация буенча конкурста җиңүчеләргә түбәндәгеләр бүләкләр тапшырыла:

I дәрәҗә диплом 65 мең сум күләмендә акчалата премия;

II дәрәҗә диплом 45 мең сум күләмендә акчалата премия;

III дәрәҗә диплом 25 мең сум күләмендә акчалата премия.

НИГЕЗЛӘМӘ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International