Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә.
30 ноябрьдә каты авырудан соң 86нчы яшендә Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе, халкыбызның яраткан артисты Николай Иванович Дунаев (Наил Дунаев) вафат булды. Наил Дунаев татар театр сәнгатенә гомерен багышлаган, Галиәсгар Камал театрында 60 елдан артык сәхнә тоткан күренекле щепкинчыларның берсе иде.
Н.И.Дунаев 1937 елның 3 маенда Татарстанның Зәй районы Әхмәт авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый.
Кабатланмас талантка, киң сәхнә диапазонына ия булган артист Наил Дунаев Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә 60 елдан артык иҗат итеп, халкыбызның ихлас мәхәббәтен яулады. Күренекле артист башкарган төрле характердагы рольләр тормышчан, ышандыргыч, хисле һәм үзенә генә хас төсмерләр белән аерылып торды. Сәхнә эшчәнлеге белән беррәттән тәрҗемәләр белән дә шөгыльләнә, Казан мәдәният һәм сәнгать университетында актерлык осталыгы укытты. Аның иҗат репертуарында татар, рус, чит ил авторлары әсәрләрендә уйналган 100дән артык образ бар. Төрле елларда башкарылган Сәйяр («Әни килде» Ш.Хөсәенов); Чотбаев («Ахырзаман» Ч.Айтматов); Шамил Усманов («Шамил Усманов» А.Гыйләҗев, А.Яхин); Мирвәли («Өч аршын җир» А.Гыйләҗев); Качкинский («Һиҗрәт» Н.Исәнбәт); Җиһанша («Зәңгәр шәл» К.Тинчурин); Бәхтияр («Канкай углы Бәхтияр»), Якуб Акчурин («Без китәбез, сез каласыз»), Алексей («Ильгизәр + Вера» Т.Миннуллин); Әхмәди («Алдым-бирдем» Г.Исхаки); Ногман («Мәхәббәт турында сөйләшик» И.Зәйниев); Иванов Павел Николаевич («Ак калфагым төшердем кулдан» И.Юзеев) һәм башка образлары аның иҗат биографиясендә генә түгел, татар театр сәнгате тарихы битләрендә дә күренекле урын алган гүзәл образлар булды.
1998 елда Н.И.Дунаев Т.Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Хушыгыз!» драмасында иҗат иткән Нурислам образы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
Керәшен татарлары тормышына багышлап, Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Марсель Сәлимҗанов куйган «Гөргөри кияүләре» спектакле күптән инде театрның визит карточкасына әверелде. Тамашачының ихлас мәхәббәтен яулаган спектакльнең 25 елдан артык сәхнәдән төшми уйналуында баш рольне башкаручы Наиль Дунаевның өлеше әйтеп бетергесез зур иде. Аның Гөргөрие акыллы фикерле, җор телле, шаян табигатьле, хәйләкәр холыклы, гомумән бар яктан да килгән чын керәшен карты булды.
Киң иҗади күзаллау һәм әдәби Сәләт Н.И.Дунаевка, төрле характерлы сәхнә образларын булдыру белән беррәттән, рус һәм чит ил драматургларының кайбер пьесаларын тәрҗемәче буларак та үзен күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Николай Иванович Дунаев шулай ук театр педагогикасы өлкәсендә фидакарь хезмәт итте. Казан дәүләт мәдәният институты профессоры буларак ул республикабыз һәм илебез күләмендә иҗади кадрлар әзерләүгә зур өлеш кертте. Аның укучылары үз театрлары труппаларында әйдәп баручы урын алып торулары, шулай ук мәдәният өлкәсендә административ вазыйфаларда уңышларга ирешүләре, һичшиксез, Н.И.Дунаевның педагогик таланты турында сөйли.
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Дунаев татар халкының иң танылган һәм яраткан артистларыннан берсе иде, ә аның иҗат һәм тормыш юлы – табигать биргән олы талантка һәм сәнгатькә, шулай ук милләткә тугрылык билгесе булды.
Халкыбызның сөекле артисты Наил Дунаевның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты - 1978;
«Татарстанның атказанган артисты» - 1972;
«Татарстанның халык артисты» - 1982;
«Россия Федерациясенең атказанган артисты» - 1996;
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты - 1998 («Хушыгыз!» спектаклендәге Нурислам роле өчен);
«Фидакарь хезмәте өчен» медале - 2007;
«Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены - 2017;
«Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале - 2022.
Артист белән хушлашу Г.Камал театры бинасында 1 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә була.