Фестиваль экваторына якынлаша. “Нәүрүз”нең һәр көне якты, төрле, кызыклы. Фестивальнең өченче көнендә Якутия, Чечня һәм чит илләрдән Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Казахстан театрлары спектакльләрен күрсәтте.
«Татаркино» мәдәният учреждениесе Мәскәүдә татар әдәбиятының классигы Әмирхан Еники әсәре буенча төшерелгән «823 нче чакрым» фильмын тәкъдир итте. Картинаны тәкъдир итүдә кинематографистларның Үзәк йорты сайтында 823нче тамашачы теркәлде, моны бик символик билге дип санарга мөмкин.
15 июльдән 23 июльгә кадәр Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Яңарыш» фонды белән берлектә «Яңарыш: Эпос заманча укылышта» фестивален оештыра. Фестиваль 2023 елның беренче грант конкурсы йомгаклары буенча Президент мәдәни инициативалар фондыннан ярдәм алды.
12 июнь 15 сәгатьтә Казан Кремленең «Кол Шәриф» мәчете каршындагы мәйданда «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ел саен үткәрелә торган ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре концерт куячак. Чара ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән узачак. Керү ирекле.
"Нәүрүз"нең икенче көне Үзбәкстан, Алтай Республикасы һәм Адыгея Республикасы театрларына багышланды. Матбугат үзәгендә театр вәкилләре белән матбугат конференциясе узды, шәһәрнең театр мәйданчыкларында аларның спектакльләре күрсәтелде. Көн азагында кунакларга һәм фестивальдә катнашучыларга Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының "Рәшә" спектакле тәкъдим ителде.
8 июнь 15.00 сәгатьтә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «Без яшьтәшләрнең эзләрен эзләргә барабыз» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә «Карлы десант» походының 55 еллыгына һәм Татарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсе» региональ иҗтимагый яшьләр оешмасының 30 еллыгына багышланган. Күргәзмәдә 60тан артык экспонат тәкъдим ителәчәк: фотографияләр, китаплар, документлар, эзләү хәрәкәтендә катнашучыларның шәхси предметлары, шулай ук сугыш булган урыннарында табылган әйберләр.
2023 елның 8 июнендә 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының ДССМ «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Рәссам Аркадий Пластов» күргәзмәсе ачылачак. Әсәрләр күргәзмәсе күренекле рәссамның 130 еллыгына багышланган һәм аның гаиләсе җыентыгыннан тупланган. Ул Россия империясенең Сембер губерниясендә туган. Биредә күренекле остаз иҗатының барлык чорларын колачлаган рәсем һәм графика буенча 150 дән артык әсәр тәкъдим ителәчәк. 8 июнь көнне сәг. 16:00 - 20:00 гә кадәр күргәзмәгә керү ирекле. Күргәзмә 2023 елның 31 августына кадәр дәвам итәчәк.
«ТНВ» телеканалында трансляцияләнә торган «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының II сезоны ахырына якынлаша. 11 июнь көнне 11:30 сәг. «ТНВ» телеканалында бәйгенең ярымфиналы, ә 18 июнь 11:30 сәгатьтә финал бәйге узачак.
8 июнь көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда Евгений Бурдинның фәнни китапбы - «Свет православия. История и культурное наследие РПЦ в Среднем Поволжье (XVI – XXI в.в.)» дип аталган китабы тәкдир ителә. Быел китап Ульяновск шәһәрендә нәшер ителгән.
Казан яшь тамашачы театры һәм "Чың" чүлмәкчелек сәнгать мәктәбе яңа уртак проект тәкъдим итә. Хәзер мәктәптә балчыктан әйберләр ясау буенча мастер-класслар белән бергә "Чүлмәкчелек тарихы" мини-спектаклен тәкъдим итәчәкләр. Татарстанның атказанган артистлары Радуга Мохтарова, Елена Синицына һәм артистка Диана Никульцева тамашачыларны гыйбрәтле хикәя һәм риваятьләр дөньясына алып керәчәкләр, алар нинди эшләнмәне сайларга ярдәм итәчәк һәм иҗатка илһамландырачак.