29 июньнән 2 июльгә кадәр Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичәләр» V Халыкара музыкаль фестивале узачак.
Россия хәрби-тарихи җәмгыяте "Россиянең хәрби тарихының истәлекле даталары" проектын гамәлгә ашыра.
2023 елның 23 июнендә Казан Кремленең күргәзмә залларында «Минем Иран» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Әлеге күргәзмә - Татарстан Республикасында Иран Консуллыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының уртак проекты. Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани, «Казан Кремле музей-тыюлыгы» директоры Илнур Рәхимов катнашты.
2023 елның 24 һәм 25 июнендә Советлар Союзы Герое П.М.Гавриловның туган ягы Альвидино авылында «Элбэдэн» хәрби уеннары» тарихи реконструкция V юбилей фестивале узачак. Фестиваль ТР Яшьләр эшләре министрлыгы химаясы астында уза. Фестивальнең тарихи өлешен ТР Милли музее, «Витязь» хәрби-тарих клубы, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы үткәрә, шулай ук чараны оештыручылар арасында: ТР Питрәч районы администрациясе, Татнефть компаниясе, Питрәч яшьләр якташлыгы оешмасы да бар.
24 июньдә Казанда Сабантуй узачак. Бәйрәм алдыннан бүген Сабантуй өчен бүләкләр җыю йоласын яңартырга ниятләделәр. Быел бу тантана дүрт төп мәйданчыкта 11:00 сәг. Казан Кремле каршында (1 Май мәйданында), М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры мәйданында, «Туган авылым» ял итү комплексы һәм Иске Татар бистәсендә старт алды.
2 июль 10:30 һәм 12:00 сәгатьтә Казан Кремлендә (1 подъезд, 2 кат) Казан яшь тамашачы театрының «Керпеләр - нәни хыялыйлар» спектакле күрсәтеләчәк. Иң кечкенә дуслар өчен куелачак тамашаны музей-тыюлыкка килүче ТР башкаласы халкы һәм кунаклар күрә алачак
22 июнь көнне Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм музейның филиалларында Хәтер һәм фаҗига көненә багышланган берничә чара узды.
5 июль көнне 18.00 сәгатьтә Горький исемендәге паркта «Хәят агачы» проекты кысаларында беренче тапкыр башкорт мәдәнияте бәйрәменә багышланган мәдәни чаралар узачак. Проект 2022 елның җәендә башланып китте һәм марый, удмурт, чуаш һәм мордва халкына багышланган иде.
27 һәм 28 июньдә Казанда Үзбәкстан Дәүләт яшьләр театрының «Зур гастрольләре» узачак. Г.Камал театрының кече сәхнәсендә Ташкенттан килгән театрның 2 спектакле узачак.
"Александр Македонский. Көнчыгышка юл" күргәзмәсе Дәүләт Эрмитажы җыелмасыннан тәкъдим ителә. Анда безнең эрага кадәр IV гасырдан башлап XIX гасыр ахырына кадәрге чорны колачлаган археология, рәсем сәнгате, корал, скульптура, ювелир сәнгате, нумизматика тәкъдим ителә. "Эрмитаж-Казан" үзәге күргәзмәнең 400 экспонатыннан иң үзенчәлекле шедеврларны аерым билгеләде, аларга, һичшиксез, һәр килүче игътибар итәргә тиеш.