ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2023 ел
чәршәмбе

19 август Балык Бистәсе районында беренче тапкыр «Бистә шәле» исемле хатын-кызлар халык кәсебенең I республика фестивале узачак.

 


3
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Мәдәният министрлыгы ТР Язучылар берлеге белән берлектә 2023 елда Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәргә конкурс игълан итә.


2
август, 2023 ел
чәршәмбе

1 август көнне Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә шагыйрь, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык шагыйре Миңнуллин Роберт Мөгаллим улының 75 еллыгына багышланган истәлекле иҗади очрашу узды.


1
август, 2023 ел
сишәмбе

Бүген, 1 август шагыйрь, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык шагыйре Миңнуллин Роберт Мөгаллим улының тууына 75 ел тула.

UT FEST — 2022 елдан бирле URBANTATAR берләшмәсе тарафыннан Чаллыда уздырыла торган яңа татар мәдәнияте фестивале. Быел фестиваль  19 август көнне 12:00дән 22:00гә кадәр Азатлык мәйданында үтәчәк. Аның максаты — индустриаль шәһәрнең татарлыгын өйрәнү, күпмилләтле моношәһәрдә чагылыш тапкан татар мәдәнияте үзенчәлеген калкыту.


31
июль, 2023 ел
дүшәмбе

1 август көнне 12:00 сәгатьтә Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә Татарстан Республикасы шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган истәлекле иҗади очрашу узачак.

РФ Мәдәният министрлыгы 1 сентябрьгә кадәр халык сәнгате өлкәсендә иҗади проектларны гамәлгә ашыру өчен дәүләт ярдәмен (грантлар) алуга дәгъва кылучы коммерциячел булмаган оешмалардан гаризалар кабул итә.

23-27 августта Кукмара районының Вахитов авылында янә зур мәдәни вакыйга узачак! «Авылга да, шәһәргә дә» республика яшьләр арт-резиденциясе үзенең ишекләрен ачачак.

4, 5, 6 августта Алабугада XVI Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак. Традиция буенча чара Алабуганың тыюлык өлешендә Шишкин буалары, Ленин мәйданы территориясендә узачак. Анда быел өч йөзгә якын декоратив-гамәли сәнгать осталары, алар “Яшьләр” стадионы һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урамнарда урнашачак.


30
июль, 2023 ел
якшәмбе

29 июль көнне "Алтын тәлинкә" кинематография өлкәсендә III төбәкара кинопремия мәдәни чарасында "Хәситә: Татарстан риваятьләре" проекты тәкъдир ителде. Тиздән, 2023 елның көзеннән ТР театр эшлеклеләре берлеге һәм "Кино вакыты" оешмасы белән берлектә арт-форматта "Хәситә" яңадан  күрсәтеләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International