2024 елның 30 августында Казанда Социалистик хезмәт Герое Мостюков Илдус Шәйхелислам улына мемориаль такта ачу тантанасы булды. Мемориаль тактаны М.Горький урамы, 3Б йорт адресы буенча урнаштырдылар. Анда Илдус Шәйхелисламович 2020 елдан 2024 елга кадәр яшәгән. Мемориаль такта авторы - скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Зөлфия Мөхәммәдьянова.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Республика көне – Татарстанның күпмилләтле халкын, анда туып-үскән һәм яшәүче һәркемне берләштергән дәүләт бәйрәме уңаеннан чын күңелдән котлыйм.
Якташларыбызның, республикада тәрбияләнгән атаклы шәхесләрнең казанышлары безнең күңелләрдә горурлык хисе уята. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә без һәрчак ихтирамлы мөнәсәбәттә. Хезмәт коллективлары, күренекле фән эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре һәм спортчылар уңышларын лаеклы бүләкләр белән билгеләп үтәбез.
Мәдәниятләр һәм телләр күптөрлелеген саклап, тигезлек шартларында изге урыннарны һәм гыйбадәтханәләрне торгызып, Татарстан хаклы рәвештә аңлашып яшәү һәм татулык төбәге буларак танылды. Республикабызда 175 милләт һәм төрле дин вәкилләре дуслыкта һәм хезмәттәшлектә көн күрә.
Иҗтимагый-сәяси тотрыклылык һәм гражданнарның бердәмлеге социаль-икътисадый үсешнең нигезен тәшкил итә, эшлекле даирәдә үзара ышанычка таянып эш алып бару өчен юллар ача, инвестицияләр кертүгә кызыксынганлыкны арттыра.
Татарстанда барлык төп икътисадый күрсәткечләр буенча үсеш күзәтелә, цифрлы нигезгә күчү һәм инновацияләр өлкәсендә республика – алдынгылар сафында.
Барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының килешеп, бердәм эшләве нәтиҗәсендә илкүләм проектлар һәм республикакүләм программалар уңышлы гамәлгә ашырыла, шәһәрләр, кечкенә һәм зур авыллар үзгәрә, матурлана, кешеләрнең тормышы яхшыра бара.
Югары күрсәткечләргә ирешүебез фән эшлеклеләренең ачышлары, авыл хуҗалыгы уңганнарының казанышлары, предприятиеләр һәм оешмалар, медицина һәм социаль өлкә хезмәткәрләренең, табиблар, педагогларның, иҗтимагый оешмалар вәкилләренең игелекле хезмәте белән тәэмин ителә.
Без федераль хакимият органнарына һәм шәхсән Владимир Владимирович Путинга республикага карата игътибарлы булулары, безнең башлангычларга һәм проектларга даими ярдәм итүләре, Россиякүләм һәм халыкара колачлы чараларны уздыру мөмкинлеге бирүләре өчен рәхмәтле.
Быел гына да Россия Федерациясе Президенты карары белән республикада «Киләчәк уеннары», БРИКС спорт уеннары, шулай ук киңәйтелгән составта БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты кебек чараларга мәйдан бирелде. Олы мәртәбә булу белән беррәттән, бу эш-бурычлар зур җаваплылык та таләп итә.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Буыннан-буынга күчкән гореф-гадәтләрне саклый килеп, без киләчәккә кыю адымнар белән атлыйбыз, кыенлыкларга, чикләүләргә дә карамастан, рухи күтәренкелек белән, үз көчебезгә ышанып яшибез. Бер-беребезгә, якташларыбызга, четерекле хәлдә калган һәркемгә авыр чакларда без ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер. Куәтле Россия төзүгә үзебездән әһәмиятле өлеш кертәбез, Җиңүгә ышанабыз, фронттагы сугышчыларга булышлык күрсәтәбез һәм аларның тиз арада әйләнеп кайтуын көтәбез. Татарстанда яшәргә һәм эшләргә, гаилә корырга, балалар үстерергә уңайлы булсын дип, бергәләп тырышлык куябыз.
Сезгә, хөрмәтле татарстанлылар, нык сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим.
Татарстан Республикасы көне мөбарәк булсын!
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов
30 августта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Татнефть» компаниясе ярдәме белән яңадан 2019 елда Казанда беренче тапкыр узган «Кино 7 көн өчен» (Film7Days) иҗат проекты старт ала.
«Алтын минбар» ХХ Казан халыкара кинофестиваленең конкурс программасын 11 ил вәкиле бәя бирәчәк.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында "Татарларда кунакта" ачык күргәзмә проекты тәкъдим ителгән.
30 августта 19:30да Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры һәм аның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский тарафыннан ел саен уздырыла торган «Казан көзе» XIV Халыкара опера фестивале узачак.
3-4 сентябрьдә Алабугада узачак Халыкара Цветаева укулары азагында танылган актрисаның, Россиянең халык артисты, М.И.Цветаева исемендәге X әдәби премия лауреаты Светлана Крючкованың ике концерты узачак. Әлеге концертлар Алабугада яшәүчеләргә һәм шәһәр кунакларына Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан һәм БМЗның 35 еллык юбилее уңаеннан Алабуга дәүләт музей-тыюлыгыннан бүләк булып тора.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан 2024 елда «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы игълан ителә.
Айның беренче сишәмбесе – 3 нче сентябрь – Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Рәисе премиясен гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен бүләкләү комитеты 2024 елның 20 августыннан Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтлары үсешенә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен алуга документлар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.