ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2024 ел
җомга

17 августта Красновидово авылында Кама Тамагы районында «Красновидово авылында Алма Спасы» дигән музей-фольклор бәйрәме узачак. Чара 10:00 нан 18:00 га кадәр узачак.

3 августта Әлмәттә «Алмет» иҗтимагый үзәгендә Җәйге китап фестивале кысаларында «Татнефть» хәйрия фонды һәм «Смена» заманча мәдәният үзәге тарафыннан төзелгән яңа шәһәр китапханәсе ачылачак. Китапханә беренче катта, "Эклерная" кофейнясы һәм сувенир кибете янында урнашачак.

17 августта “Россиянең рухи бердәмлеге - дөньяга юллама!” фестивале кысаларында Болгарда “Этнокмәдәни мирасны саклау һәм үстерү: традиция, мода һәм дизайн” дигән түгәрәк өстәл узачак.

9 августта 16:00 сәгатьтә «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә заманча сәнгатьнең «Төрле әкиятләр» бөтенроссия күргәзмә проектын ачу була. Күргәзмәне ачу тантанасына керү ирекле.


1
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

5 августта Татарстан Республикасы Милли музеенда Казан суүткәргеченең 150 еллыгына багышланган чара узачак һәм күргәзмә ачылачак.

Бүген Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы бинасында мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендә проектларга ярдәм итүгә 2025 елның беренче грант конкурсының заявка кампаниясе башлануга багышланган семинар уза.

2024 елның 2 августында «Казан Кремле» Музей-тыюлыгында уртак тормышның 30 еллыгын билгеләп үтүче гаиләләрне бүләкләү узачак. Вакыйга Казанның ЗАГС идарәсе белән берлектә үткәрелә һәм музей-тыюлыкның 30 еллык юбилеена багышланган.

Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә гаризалар кампаниясе старт алды.

8 августта 16:00 сәгатьтә ТР ГМИИ заманча сәнгать галереясендә Алексей Серповның (Ураковның) «Каралы-аклы Казан» күргәзмәсе ачылачак. Тантанага керү 16:00 дән 17:00 гә кадәр ирекле.

Айның беренче сишәмбесе – 6 август – Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керергә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International