«Россия К» телеканалы «Зур балет» проектының яңа сезонын эшләүгә керешә. 28 июльдән 6 августка кадәр программаны төшерү булачак, премьерасы быелның көзенә планлаштырылган.
Проектта катнашкан 14 биюче арасында Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрыннан чыгыш ясаучы Мидори Тэрада (Япония) һәм Коя Окава да бар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте