ТӨРЕКСОЙның яшьләр камера хоры яшьләре 18дән алып 24кә кадәр 32 яшь музыканттан тора. Алар биш илдән – Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия һәм Татарстаннан (РФ) җыелган.
Конкурста хор татар халык җыры «Тәфтиләү»не, Кырым татарларының «Карасубазар» җырын (Ш.Шарифуллин эшкәртүендә) башкарды.
Коллектив өч номинациядә – «Камера хоры», «Рухи музыка» һәм «Фольклор» номинацияләрендә өч алтын медальгә лаек булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте