5-9 октябрь «Мир» кинотеатрында «Рус классикасы: укыйбыз, тыңлыйбыз, карыйбыз» мәдәни-агарту проектының III этабы узачак.
З октябрьдә Раифа Богородицкий ирләр монастыре территориясендә «Мәдәниятләр кушылышы» Раифа арт-фестивале башланды. Арт-фестиваль Президент грантлары Фонды -2021 конкурсы җиңүчесе.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе составында Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә "Экспо-2020" Бөтендөнья күргәзмәсендә Россия павильонын ачу тантанасында катнашты.
«Te salutant, Sofia!» фестивале күренекле композиторыбыз, ватандашыбыз София Гобәйдуллинаның тууына 90 ел тулуга багышланган. Чара Казанда 2021 елның октябрь ахырында узачак.
Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрында театрның 230 еллыгына багышланган икенче Качалов театр фестивале башланды.
Казан яшь тамашачылар театрының 89 сезоны Туган телләргә багышланган премьерадан башлана
Татарстанның театр сәнгате зур югалту кичерә. 69нчы яшендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрының алыштыргысыз диктор-тәрҗемәчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвера Хәниф кызы Шәрәфиева кинәт вафат булды.
5-9 октябрь «Рус классикасы: укыйбыз, тыңлыйбыз, карыйбыз» мәдәни-агарту проектының III этабы узачак. Проектның программасы күренекле рус әдәбияты классиклары Ф.М.Достоевский һәм Н.А.Некрасов иҗатына багышланган.
Бүген Жуковский урамында урнашкан 9-нчы номерлы йортта Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт Премиясе Лауреаты Фәнис Яруллин истәлегенә мемориаль такта беркетелде.
Бүгенге көндә 1 800дән артык оешма «Пушкин картасы» программасына кушылды, афишада хәзерге вакытта 14 мең мәдәни вакыйга урнаштырылган, яшьләр Пушкин картасы ярдәмендә әлеге чараларны карый алачак, дип белдерде РФ мәдәният министры Ольга Любимова. Программа буенча сатып алынган билетларның саны 360 мең тәшкил итә, уртача чек 700 сум, дип өстәде Ольга Любимова.