24 март көнне "Хәзинә" галереясендә ТР халык рәссамы Рәшит Газиев истәлегенә багышланган күргәзмәне ачу тантанасы узачак (1954 - 2021).
Рәшит Газиев 1954 елның 10 февралендә Казанда туган. Театраль рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Б.Урманчы исемендәге премия лауреаты. 1974 елда Казан сәнгать училищесын, 1980 елда Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кино институтын тәмамлый. 1991 елдан Россия рәссамнар берлеге әгъзасы. 2001 елда рәссамга Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә.
1985-1988 елларда Газиев Г.Камал исемендәге татар дәүләт драма театрының баш рәссамы булып эшли.
Күпсанлы театраль постановкаларның декорацияләре һәм костюмнары авторы булып тора. Алар арасында «Монда тудык, монда үстек» (1982), Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршин җир» (1987), Гаяз Исхакыйның «Жан Баевич» (1995), Шәриф Хөсәеновның «Әни килде" (1999), Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» (2000) һәм башкалар бар.
Аның әсәрләре Татарстан Республикасының сынлы сәнгать дәүләт музеенда (Казан), ТР Музей фондында, Россия, АКШ, Бөекбритания, Швеция, Венгрия, Австрия шәхси җыелмаларында бар.
Күргәзмә агымдагы елның 24 апреленә кадәр дәвам итәчәк.