26 март А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин исемендәге музейда "Горький традицияләрен дәвам итеп" программасы узачак.
Ул Горькийның туган көненә (1868-1936) һәм илнең иң борынгы әдәби берләшмәсенең (ЛитО) 80 еллыгына һәм Казан шагыйре Марк Зарецкийның 85 еллыгына багышланган. Кунакларны экскурсияләр, Казан шагыйрьләре чыгышлары, яңа күргәзмәне тәкъдир итү, концерт көтә. Чараларга керү түләүсез. Горький исемендәге әдәби премия тапшырылачак.
2018 елдан премия Татарстан мәдәният министрлыгының әдәби премия реестрына кертелгән.
Бәйрәм азагында Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе студентлары һәм укытучылары катнашында «Горький һәм музыка» дип исемләнгән концерт булачак. Анда Горькийның яраткан композиторларының әсәрләре яңгыраячак.
Керү ирекле.