“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең алтынчы зона этабында 1,5 меңнән артык бала катнашты

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Арча районында “Созвездие-Йолдызлык” XXII ачык республика яшьләр эстрада фестиваленең алтынчы зона этабы гала-концерт белән тәмамланды. Анда Теләче, Саба, Арча, Балтач, Әтнә, Биектау, Кукмара муниципаль районнарыннан мең ярымнан артык яшь талант иясе катнашты. Мәртәбәле жюри тарафыннан 311 иҗади номер каралды, шуларның 78е алдагы этапка сайлап алынды.

“Бу зона башка үзенчәлекле атмосфера белән аерылып тора. Балалар монда бик ачык, аларның фидакарьлеге сизелә. “Созвездие-Йолдызлык”ның үз кабатланмас йөзе бар, һәм, мөгаен, аны нәкъ менә шундый катнашучылар тудырадыр”, - дип фикерләре белән уртаклашты ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы, актриса, продюсер, Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры труппасы мөдире Алинә Ивах.

Сайлап алу туры кысаларында шулай ук түгәрәк өстәлләр үткәрелде. Комиссиясе әгъзалары фестивальдә катнашучыларның барлык номинацияләрендә дә (алар арасында “Вокал-соло”, “Вокаль ансамбльләр”, “Хореография”, “Конферанс”) катнашучы педагоглар белән очрашты һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Фестиваль хәрәкәтендә мондый очрашулар традициягә әйләнде, ә ихтыяҗ елдан-ел арта бара.

“Һәр зонаның үзенчәлеге бар. Түгәрәк өстәл кысаларында безнең төп бурыч – җитешсезлекләрне бетерергә ярдәм итү. Һәм шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, проектта һәрдаим катнашучылар безнең теләкләребезне ишетә һәм куллана, бу исә гомум башкару дәрәҗәсен дә үстерде. Педагогларга балалар үсешенә керткән бәяләп бетерергесез өлешләре өчен рәхмәт белдерәсем килә”, - дип ассызыклады Россия һәм Татарстанның халык артисты, Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина

Исегезгә төшерәбез, сайлап алу турлары шулай ук Лаешта (22-23 март), Иске Чүпрәле авылында (26-27 март) һәм Яшел Үзәндә (29-30 март) узачак. Алар Татарстанның барлыгы 45 районын колачлый. 

5 яшьтән 21 яшькә кадәр катнашучылар “Вокал-соло”, “Вокаль ансамбльләр”, “Хореография”, “Конферанс”, “Җырга иң яхшы музыка”, “Иң яхшы җыр тексты” һәм “Иң яхшы видеоклип” номинацияләрендә эстрада үрнәкләрен тәкъдим итә.

“Бездән еш кына чыгыш ясаганда иң мөһиме нәрсә дип сорыйлар. Минемчә, вокал яки бию, артистлык харизмасы, костюмнар – теләсә кайсы номерның аерылгысыз өлеше. Әмма монда иң мөһиме – катнашучы тамашачыларга сәхнәдән бүләк итә торган энергия. Аннан башка калганнары мөһим дә түгел”, - дип, уңыш серләре белән уртаклашты халыкара һәм бөтенроссия бәйгеләре лауреаты Айдар Сөләйманов.

Ул шулай ук соңгы елларда катнашучыларның милли җырлар һәм биюләргә, совет чоры эстрадасына карата кызыксынуы артуын, бу күренеш жюри әгъзаларын аеруча сөендерүен билгеләп үтте.

Сайлап алу турларының видеоязмаларын “Созвездие-Йолдызлык” YouTube-каналында табарга мөмкин. Шулай ук Pro.культура.РФ сайтында һәм ТНВ телеканалында проектның зона гала-концертлары трансляциясе күрсәтелә.

9-13 апрельдә сайлап алу турлары финалистлары КФУның “УНИКС” мәдәни-спорт комплексы һәм “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясендә суперфиналда очрашачак. Гадәттәгечә, ул 22 апрельдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында зур Гала-концерт белән тәмамланачак.

Быел фестивальдә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең “Милли мәдәниятне саклау өчен” дигән махсус призы булдырылды, аның хуҗасы шулай ук Гала-концертта билгеле булачак.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль хәрәкәте ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International