2022 елның 8 апрелендә 18.30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ел саен үткәрелә торган «Джаз-КроссоверФест-Казан» Халыкара фестивале ачыла. Татарстан Республикасы Филармония джаз-оркестры, сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Сергей Васильев озатуында Россиянең атказанган артисты, Халыкара конкурслар лауреаты, Зур театр солисткасы Вероника ДЖИОЕВА (сопрано) чыгыш ясаячак.
29 мартта Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда Раифа арт-фестивалендә катнашучыларның «Мәдәниятләр бәйләнеше» дип аталган сәнгать эшләре күргәзмәсе ачылды. 2021 елда фестиваль «Милләтара һәм диниара татулыкны ныгыту» юнәлешендә Президент грантлары фонды конкурсында җиңүче булды.
2 апрельдә 17:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә «Дети Ау. РАСпрекрасен этот МИР». Чара аутизм проблемалары турында мәгълүмат бирү айлыгы кысаларында узачак. Экспозициядә аутистик спектрның бозылуы белән интегүче яшь рәссамнарның 40 эше тәкъдим ителгән.
«Нәрсә ул музыка?! Бу тын айлы төн, бу яфраклар кыштырдавы, бу кичке шалтырау, бу нәрсәдер йөрәктән туып, йөрәккә килә тогран әйбер...» Бу бөек рус композиторы, пианист һәм дирижер Сергей Васильевич Рахманинның сүзләре.
31 мартта 14.00 сәгатьтә Казанның Г.Тукай әдәби музеенда 2022 елда Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар белән «Әйдә халыкка хезмәткә!» дип аталган очрашу кичәсе уздырыла.
2 апрельдә 10.00 сәгатьтә Рудольф Нуриев исемендәге XXXV Халыкара классик балет фестивале спектакльләренә һәм гала-концертларына билетлар сатылачак. Фестиваль Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә 2022 елның 13-31 май көннәрендә узачак.
29 марттан 4 майга кадәр Татарстан Республикасында һәм Чуваш Республикасында «Тылда батырлык» төбәкара Патриотик марафон үткәрелә, ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында Казан обводы һәм Сурр оборона чиге төзүчеләренең хезмәт батырлыгына багышланган.
2022 елның 24 мартында «Dali» арт-пространствосында һәм ресторанында Казан скульпторы Адел Хәлиуллинның «Путь к Себе» күргәзмәсе ачылды. Ачылышта бөтен дөньяга танылган Италия рәссамы, скульптор, ювелир, меценат - Лиза Сотилис, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары - Натфуллин Дамир Данил улы һәм "Dali" оештыручысы Римма Гарипова катнаштылар.
6 апрельдә 18.30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Мәскәү дәүләт академия филармониясе солисты, халыкара конкурслар лауреаты Гайка КАЗАЗЯН (скрипка) һәм Ирина КУКСОВА (фортепиано / г.Москва) концерты була.
Казан дәүләт яшь тамашачылар театрының "Театралка" студиясе 24-28 мартта Төмәндә узган «Кече сәхнә» III Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр һәвәскәр театрлар фестивале лауреаты булды. Казан, Екатеринбург, Мәскәү, Санкт-Петербург, Яр Чаллы, Красноярск, Омск, Төмәннең иң яхшы театр коллективлары Төмән тамашачысы өчен үзләренең спектакльләрен күрсәттеләр.