Татарстан Республикасының халык артисты Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры «Академик хор коллективы» номинациясендә «Хорлар көрәше» Бөтенроссия конкурсында 1 урынны яулады.
Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгы бинасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова «Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты» дәүләт бюджет учреждениесе Татарстан Республикасы халыкларының тарихи-мәдәни мирас бүлеге мөдире Айдар Илсур улы Ногмановка бүләк тапшырды.
Төбәк кинематографы еш кына федераль дәрәҗәгә прокатка чыгу проблемасы белән очрашкан. Июнь аенда Россия прокатына «Пушкин картасы» программасы кысаларында Мәдәният министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән милли фильмнар чыкты. Шул рәвешчә, Россия базарында Татарстан картиналарының прокат мөмкинлекләре тагын да киңәя төште.
Беренче тапкыр Татарстан Республикасы Милли музее каршындагы «Витязь» һәм Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы каршындагы «Казан рубежы» хәрби-тарихи клублары 1941-1945 еллардагы Брест крепосте оборонасына багышланган берьюлы ике реконструктор фестиваленә барачак – Татарстанга һәм Белоруссиягә.
2022 елның 12 июнендә Россия көнен бәйрәм итү көнендә, «Ленивый торжок» тарихи реконструкция комплексы территориясендә «Свияжск утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының «Казачий круг» республика казак җырлары фестивале узачак. Фестиваль 11.30 сәгатьтә ачыла һәм интерактив уен программасы, ярышлар, казак кухнясы ризыклары белән сыйлау белән дәвам итәчәк. Фестивальдә катнашучылар борынгы һәм заманча казак җырларын башкарачак.
15 июньдә 16:00 сәгатьтә Казан Кремлендә «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә «Ак Алла Халкы. Ош Кугу Юмын Калыкше. Мари авылы турында язмалар» мари халкына багышланган күргәзмә ачыла. Экспозиция Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган.
Бүген 18:00 сәгатьтә В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының төп сәхнәсендә Н.В. Гогольнең «Ревизор» спектакле премьерасы була.
8 һәм 9 июнь көннәрендә Рязань өлкәсенең Касимов шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды.
Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Ханты-Манси автономияле округында - Юграда Сабантуйны бәйрәм итүдә төп катнашучы булды.
Татарстан Республикасыннан тамашачылар алдында Казан шәһәренең «Зәкәрия» күпмилләтле фольклор ансамбле чыгыш ясады.