Проектның идеясе Төньяк Америка индеецларының татар халкы һәм кабиләләре арасында ачыкланган бәйләнешләр өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр белән рухланган (О. Рериг, Ә. Кәримуллин, Т. Шурр). «ALFA DNK» проекты - дөнья халыкларының һәм татарларның генетик элемтәләре, төрки цивилизация, экологик аң, киләчәге турында. Үз-үзеңне идентификацияләү тиз үзгәрүчән дөньяда тотрыклылык хисе тудыра.
Беренче тапкыр «ALFA DNK» проекты 2020 елның 30 маенда Казахстан Республикасы Милли музеенда (Нур Солтан) узган ART TALK халыкара проектында тәкъдим ителде, ул digital-инструментлар белән эшләүче дөнья рәссамнарын җыйды.
2021 елдан «Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте» һөнәри белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге белән берлектә берләшкән мәгариф пленэры үткәрә. Пленэрда Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлегенең профессиональ рәссамнары һәм графикачылары, Алабуга көллияте студентлары һәм сәнгать мәктәпләре укытучылары катнаша.
Агымдагы елда чарада студентлар белән Ижау, Казан, Самара, Череповец, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләреннән профессиональ рәссамнар эш алып бара. Егерме картина бушлай Алабуга Мөхтәсибәтенә тапшырылачак, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте белән берлектә Алабуга Мөхтәсибәте 2022 елда проектның иганәчесе булып тора.
2022 елның 22 июненнән 25 июненә кадәр Алексей Елисеевич Кулаковский исемендәге Халыклар дуслыгы йортында (Якутия) XXI "ЭТНО - ЭРАТО" милли костюмының югары мода бәйгесе уза, жюри эшендә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнаша.
Конкурс Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирасы елы һәм Якутия АССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында уза.
Үзләренең иң яхшы коллекцияләрен модельерлар Грузия, Монголия, Төрекмәнстан, Казахстан, Татарстан, Башкортостан, Бурятия, Якутия, Калмыкия, Тыва, Краснодар краеннан, Амур өлкәсеннән һәм Мәскәүдән тәкъдим итәчәк.
2022 елда «Мәдәният» милли проекты кысаларында Балтач муниципаль районының Балалар сәнгать мәктәбе 7 млн.сумнан артык музыкаль уен кораллары һәм җиһазлар белән тулыландырылачак.
Бүген, 22 июнь — Хәтер һәм кайгы көнендә, Питрәч районының Әлвидино авылында Брест крепосте оборонасында катнашучы, Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловка бюст ачтылар. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Беларусь Республикасының мактаулы консулы Константин Анисимов катнашты.
20-26 июль көннәрендә яшүсмерләр һәм иҗат белгечлекләре студентлары яңа архитектура һәм арт-объектлар төзиячәкләр, элек төзелгән объектларның график бизәлешен яңартачаклар.
Алда Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез» драматик фильмын, режиссер Алексей Барыкинның «Осанна» нәфис-документаль фильмын һәм Әмир Галиәскәровның «Без – 41нче ел балалары» дигән тулы метражлы нәфис фильмын күрсәтү көтелә.
Цифрлаштыру елы кысаларында 21-24 сентябрь көннәрендә «Казан Экспо» Халыкара мәгълүмат үзәгендә Kazan Digital Week халыкара форумы узачак.
Беренче вакыйга Якутия һәм Татарстан язучыларының очрашуы булды. Катнашучылар якут һәм татар әдәбиятының тыгыз элемтәсен, мәдәниятләрнең якынлыгын һәм ике берлек арасында җылы мөнәсәбәтләрне билгеләп үттеләр.
22 июнь көнне 11:00 сәгатьтә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында СССР халыклары телләрендә Бөек Ватан сугышы чорындагы листовкалар һәм плакатлар күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә Советлар Союзы геройлары — төрле милләт вәкилләре турында аларның туган телләрендә сөйләүче листовкалар тәкъдим ителәчәк. Экспозициянең әлеге өлеше нигезенә 1943-1944 елларда Эшче — Крестьян Кызыл Армиясе Баш сәяси идарәсенең Бөек Ватан сугышы фронтларында теге яки бу милләт сугышчылары арасында таралган листовкалар салынган. Бу геройлар арасында татар Илдар Маннанов, үзбәк Камал Пулатов, төркмән Айдагы Таһиров, грузин Чичико Бенделиани, казах Солтан Баймагамбетов, әрмән Гукас Мадоян, әзербайҗанлы Гафур Мамедов, кыргыз Дуйшенкул Шопоков һәм башкалар бар. Барлыгы әзербайҗан, әрмән, башкорт, грузин, казах, кыргыз, татар, рус һәм үзбәк телләрендәге 16 листовкалар үрнәге тәкъдим ителәчәк.