«Кино наизнанку» кинематография һәм телевидениене үстерү буенча коммерцияле булмаган автоном оешма 2022 елның 1 июленнән 30 сентябренә кадәр «Веретёнце: кино о глубинах Татарстана» фольклор язмалары конкурсын үткәрә.
Бүген Казанда "Мәдәни код-Яшәү стиле" II Этно-fashion халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестивале эшлекле программасы кысаларында танылган дизайнер, Raf-Line халыкара күргәзмәләренең арт-директоры Раф Сәрдаров белән иртәнге аш узды.
6 август ТР Милли музеенда «Пётр I һәм медицина» стенд күргәзмәсе ачылачак. Күчмә проект Россиянең Петр музейлары Ассамблеясе ярдәмендә Хәрби-медицина музее (Санкт-Петербург) тарафыннан әзерләнгән. Чара Петр I тууына 350 ел тулуга багышлана.
Татарстан халыклар дуслыгы йортында Төрекмәнстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Төрекмәнстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Камил Вәлиәхмәтовның «Пленэр нурлары» дип аталган күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәне ачу тантанасында Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Марсель Вәгыйзов катнашында “Мирас” ансамбле белән әзерләнгән концерт программасы яңгырады.
Казанда «Мәдәни код -Яшәү стиле» декоратив-гамәли сәнгать һәм II Этно-fashion халык иҗаты фестивале башланды.
2022 елның 2 августында «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында VIII Съездның пленар утырышы узды.
Проект Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышлана һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, А.Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясе, Беларусь Республикасының Алабуга шәһәрендәге мактаулы консулы Константин Анисимов ярдәме белән уздырыла.
1 августта «Мәдәният онлайн» өченче халыкара премиясенә гаризалар кабул ителә башлый. Гаризалар бирү Мәдәният онлайн ("Культура онлайн") мәгърифәтчелек цифрлы проекты порталында 2022 елның 23 сентябренә кадәр ачык.
2022 елның 1 августыннан 4 августына кадәр Самара шәһәрендә «Бердәмлек татулыкта» Бөтенроссия форумы уза.
2 август «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съезды пленар утырышы булды. Әлеге вакыйга уңаеннан ТР Милли музее катнашында Конгрессның 30 еллыгына һәм татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә оештырылды.