Мәскәүдә Татарстан Республикасы Милли музее җыелмаларыннан каталог тәкъдир ителде

2023 елның 6 июне, сишәмбе

6 июньдә Мәскәүдә «Кызыл мәйдан» IX Китап фестивалендә «Татарстан Республикасы Милли музее җыелмаларында ислам мәдәнияте һәйкәлләре» каталогын тәкъдир иттеләр.

12 йөз елдан артык чорны үз эченэ алган җыелманың бу өлешендә тәкъдим ителгән артефактлар Урта Азия, Кавказ, Кырым, Идел буе, Якын Көнчыгыш илләренең географик төрлелеген чагылдыра. Бастырылган 300 һәйкәлнең яртысыннан артыгы беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертелә.Басма тарихчыларга, сәнгать белгечләренә, музей белгечләренә адреслана, ул Көнчыгыш мәдәнияте белән мавыгучыларның барысына да кызыклы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International